Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

Акмәчеттә ATR каналының җитәкчесе һәм урынбасары өендә тентү бара


 ATR каналының мөдире урынбасары Лиля Буджурова канал Киевка киткәннән бирле тапшыруларны алып бармый

ATR каналының мөдире урынбасары Лиля Буджурова канал Киевка киткәннән бирле тапшыруларны алып бармый

Дүшәмбе иртәнге 6да ATR каналының җитәкчесе Эльзара Ислямова һәм урынбасары Лилия Буджурова өйләрендә тентү башланды.

Акмәчеттә дүшәмбе иртән элекке ATR телевидениесе җитәкчелеге һәм бинасында тентү башланды. Билгеле булганча, кырымтатар каналы 1 апрельдән бирле Кырымда эшләми, тапшырулар Киевтан алып барыла. Каналның җитәкчесе, эшкуар Ленур Ислямов шул вакыттан бирле Украинада яши. Русия ватандашы булган Ислямовка каршы җинаять эше ачылган. Аның тормыш иптәше, каналның башкарма мөдире Эльзара Ислямова һәм урынбасары Лиля Буджурова Кырымда калды. Икесенең дә тикшерүчеләрне "адвокатсыз өйләренә кертмәячәкбез" дигән сүзләрен санга сугучы булмады, дип язды Фейсбукта журналист Айдер Муждабаев.

Телевидениенең элекке бинасы камауга алынды. Тентүләр Кырым белән чик буенда барган блокада белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлана. Кырымдагы журналистлар һәм Мәҗлес вәкилләре баштан ук блокадага катнашы булмауларын белдерде.

XS
SM
MD
LG