Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Татарстан һәм Башкортстан боралак төзүче ширкәтләре берләштерелә


Казанда җитештерелүче Ми-8

Казанда җитештерелүче Ми-8

Казан боралак заводы Башкортстанның Күмертау авиация берләшмәсен үз контроленә ала, дип яза "Коммерсант".

Казан боралак заводында барган реструктуризация нәтиҗәсендә, Башкортстанның Күмертау авиация берләшмәсе хиссәләре һәм идарәсе Казанга күчә, дип хәбәр итте "Русия боралаклары" холдингының матбугат хезмәте. Казанда җитештерелгән Ми-8, "Ансат" һәм Ми-38 боралаклары өчен җиһазлар, шулай ук машиналарны хезмәтләндерү һәм төзекләндерү өчен кирәк-яраклары Күмертауда ясалачак, дип яза "Коммерсант".

2018-2023 елларда килешүләрне үтәү өчен боралак җитештерү һәм төзекләндерү сәнәгатен һәм кадрларны берләштерү, идарә итүне камилләштерү максаты куелган.

"Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре ике ширкәтне нәтиҗәле итеп берләштерү һәм боралак җитештерү сәнәгатен үстерү юллары" турында сөйләшүләр алып бара, диелгән "Русия боралаклары" холдингы баш мөдире Александр Михеев белдерүендә.

XS
SM
MD
LG