Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:48

Татар тарихчылары Мәскәү сүзенә каршы торырлык оешмага берләшмәкче


Русия тарихы дәреслегендә татарлар кеше ашаучылар буларак та тасвирланган иде. 2003 елда чыккан дәреслек.

Русия тарихы дәреслегендә татарлар кеше ашаучылар буларак та тасвирланган иде. 2003 елда чыккан дәреслек.

Татарстан һәм татар дөньясында Русия тарихчылары җәмгыяте фикерләренә карата фикер белдерүче оешма булдырмакчылар. Бу хакта Казанда үткән Русиядә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында әйтелде.

29-30 октябрь Казанда үткән Русиядә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында 41 төбәктән вәкилләр катнашты. Алар арасында татарлар гына түгел, урыслар да бар иде. Әлеге чарада катнашкан Тарих институты галиме Дамир Исхаков сүзләренчә, бу инде беренче генә җыен түгел:

- Моңарчы Уфада, аннары Пермь краенда шундый очрашулар булган иде. Дөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәк тарихчыларыннан берәр оешма булдыру теләге бар. Моңа ике сәбәп нигез булып тора: берсе - конгресс һәм Татарстан фәннәр академиясе Тарих институтының Русиядә татар авыллары тарихын язу турында үзара килешүе бар. Хәзергә 4 мең 300гә якын исән-сау авыллар, меңнән артык югалган авыллар бар. Шуның өчен төбәк тарихын өйрәнүчеләрне тупламыйча булмый, чөнки тарих институтында эшләүче генә галимнәрнең бу эшкә көчләре җитми.

Икенче сәбәп: хәзер Русия төбәкләрендә тарих фәнен укыту беренче чиратта мәктәптә "Ватаным тарихы" курсына кайтып калды. Аның эчендә татар тарихы бераз бар, әмма бик фрагментар һәм аз. Шуңа сөйләшү барышында "Ватан тарихы" курсы эчендә краевед характерда булса да төбәк тарихын кушып материалларны бирү турында сүз булды. Укытучыларның хәзер андый хокукы бар. Моның өчен төбәктә утыручы тарихчыларны туплап шушы төбәк тарихына караган уку әсбаплары эшләргә кирәк. Шундый бер тәҗрибә булды, без бер төбәктә себертатар тарихы, мәдәнияте нигезенә бәйле бер дәреслек чыгардык. Менә шундый юнәлештә эшләргә кирәк.

Аннары бит Мәскәүдә Русия тарихчылар җәмгыятен төзеделәр. Ул тарихи стандартларны эшләүдә катнашты. "Ватаным тарихы" нигезендә Русиядә тарих ничек укытылырга тиешлеген әйтеп килә. Татарстан һәм татар дөньясында шушы оешманың фикерләренә карата фикер белдерүчеләр дә, хәтта кайвакытта каршы фикер белдерүче бер оешма да булдырырга кирәк дип уйладык. Татар тарихы белән шөгыльләнүче төбәк тарихчылары шул уңайдан җыелды да. Әмма без әле моны корылтай дип атамадык, бу форум гына.

Дамир Исхаков

Дамир Исхаков

Анда Русиянең 41 төбәгеннән краеведлар җыелды. Әмма безгә тулы канлы оешма төзеп бетергәнче урыннарда җирле оешмалар булдырырга кирәк. Шулар нигезендә гомумрусия оешмасын формалаштырып булыр дигән фикергә килдек. Форум вакытында оешма төзү турында игълан ителде. Аның документы да кабул ителде, әмма ул барыбер әле тулы канлы түгел.

Оешмалар төзеп бетергәч, бәлкем бер ел дигәндә, тагын яңадан күбрәк вәкилләрне җыеп тагын бер корылтай үткәрергә кирәк булачак.

– Бу Русия тарихчылар җәмгыятенә альтернатив оешма булачакмы?

– Һәрхәлдә кайвакытта анда каралган фикерләргә карата үзебезнең фикерләрне белдерерлек оешма булырга тиеш. Кызганычка, хәзер хәл бер дә тотрыклы түгел. Шушы көннәрдә генә килеп ирешкән хәбәргә күрә, безнең Татарстан президенты идарәсендә бер эксперт документ ята, диләр. Мин әле аны үзем күрмәдем, әмма эчтәлеге безнең бөтен Татарстанда чыккан татар тарихына карата булган дәреслекләр дә эшкә ярамый дигән сүзләр бар, ди.

Мондагы каршылыклар мәнфәгатьләр кисешмәгән мәсьәләләргә карый. Мин монда бер генә әйберне әйтәм. Безнең тарихи дәреслекләрдә татарлар Русия федерациясендә түгел, ә ислам федерациясенең төрки-ислам тармагына карыйлар дигән әйбер бар. Моны караган экспертлар Русия мәнфәгатьләренә каршы чыга дигән карарга килгәннәр. Бу әйбер әле ахыр чиктә тарих институтына керер дип уйлыйм, чөнки сүз без эшләгән дәреслекләр турында бара. Мин моны заказ нигезендә эшләнгән эксперт карары дип уйлыйм.

– Бу татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында урыс милләте вәкилләре дә катнашкан икән.

– Күп түгел, әмма бар иде, бер яһүд кешесе дә катнашты. Алар төбәкләрдә татар тарихы белән шөгыльләнүче татар булмаучы вәкилләр. Аларның кайберләре бик объектив, чөнки җирле материал белән шөгыльләнәләр. Аларда идеологик яки татарга каршы чыгу нәрсәләре юк. Шуңа күрә андый кешеләрне без чакырдык һәм алга таба оешма оешканнан соң, без коллектив әгъзалыктан тыш, индивидуаль әгъзалык та булдырачакбыз. Шул исәптән без башка милләт вәкилләрен дә бу оешмага кабул итәргә уйлыйбыз.

– Чираттагы тапкыр төбәк тарихын өйрәнүчләр кайчан җыелачак?

– Төбәкләрдә ни кадәр тизрәк филиаллар төзеп бетерсәк бу җыен шулкадәр тизрәк җыелачак. Без киләсе елның апреленә урыннардагы оешмалар төзелеп бетелергә тиеш дигән шарт куйдык. Бу татар конгрессы карамагында эшләүче оешма булачак.

Татар энциклопедиясе институты мөдире, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев фикере:

Искәндәр Гыйләҗев

Искәндәр Гыйләҗев

– Профессиональ тарихчылар төбәктәгеләргә өстән-өстән генә карыйлар иде. Имеш һәвәскәрләр һәм чыганакны белмиләр дип. Минемчә, бу чарада профессиональ тарихчылар белән төбәкләрдә эшләүчләрне берләштерү файдалы булды. Һәвәскәрләр професиональ тарихчыларга караганда вак әйберләрне, нечкәлекләрне яхшырак сизәләр.

Тагын әле шуны онытырга ярамый, төбәкнең тарихын язучылар алар шул төбәктә яши. Ә ул төбәкнең тарихын күз алдына китерер өчен кайвакыт Мәскәү, Казан архивларында утыру җитеп бетми. Кайвакыт төбәкне аңлар өчен анда үсәргә, яшәргә, халкын аңларга кирәк. Шуңа бу бик кирәкле чара булды. Әгәр тарихчылар, төбәкчеләр бер-беребезне аңлап эшләсәк яхшы нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG