Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Мөселман лидеры мәктәбе узачак


Биш көн дәвам итәчәк “Мәхәллә 2.1” мәктәбендә 18-35 яшьлек актив мөселманнар катнаша ала. Алар Универсиада авылында яшәячәк.

2015 елның 18-23 ноябрендә Казанда “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе узачак. Мәктәпне КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәге Татарстан диния нәзарәте, Русия ислам институты ярдәмендә оештыра. Әлеге проект узган ел уздырылган “Мәхәллә 2.0” мәктәбенең дәвамы булып тора.

Мөселман лидеры мәктәбенең төп максатларының берсе – яшь мөселманнарны социаль яктан активлаштыру, булган потеницалны җәмгыятькә файда китерүгә юнәлдерү һәм халыкка ислам кыйммәтләрен аңлату, ди оештыручылар.

Моның өчен биш көнлек уку-укыту мәктәбендә лекцияләр укылачак, тренинглар уздырылачак һәм ислам дөньясында билгеле булган шәхесләр белән очрашулар узачак. “Мәхәллә 2.1” мәктәбендә катнашучы нәтиҗәдә үз проектын булдырып, аны тормышка ашыру юлларын билгеләргә тиеш. Проектлар ислам мәгарифе, социаль инфраструктура, җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерү һәм сыйфатлы мәгълүмат чыганагы булдыру юнәлешендә эшләнә ала.

Мөселман лидеры мәктәбе барышында мөселманнарның хәзерге җәмгыятьтәге урыны, дәүләт һәм коммерция структуралары белән элемтәләр булдыру проблемалары каралачак. Катнашучылар план кору һәм проектны тормышка ашыру юллары белән таныша алачак. Мәктәптә ораторлык осталыгы, риторика, исбатлау һәм дәлилләү буенча дәресләр уздырылачак. Шулай ук катнашучылар Русиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселманнар белән танышып, тәҗрибә уртаклашачак.

XS
SM
MD
LG