Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәлакәт алдыннан A321 очкычы "билгесез" тавышлар чыгарган


Очкычта килеп туган хәл бик тиз була һәм экипаж бу хакта хәбәр итәргә җитешми.

"Когалымавиа»нең ширкәтенең очкычы радарлардан юкка чыгар алдыннан “ниндидер билгесез тавышлар” чыгарган. Бу тавышлар очкычның “кара тартмалары”нда язылган. Әлеге мәгълүматны Каһирәдәге чыганакка таянып “Интрефакс” хәбәр итә. Нинди тавыш турында сүз барганы ачыкланмый.

Агентлык хәбәрчесе белдерүенчә, килеп туган вәзгыять бик тиз һәм экипаж өчен көтелмәгән хәл булган. Пилотлар бу хакта хәбәр итәргә элгермәгән. Аның сүзләренчә, диспетчер белән соңгы сөйләшүләр очкыч радар экраннарыннан юкка чыгар алдыннан дүрт минут элек була. Ул вакытта экипаж ниндидер төзексезлекләр турында хәбәр итми.

31 октябрь "Когалымавиа" һава ширкәтенең Мисырның Шәрм әш-Шәйх курортыннан Петербурга кайткан очкычы җимерелеп төшеп 224 кеше һәлак булды.

Мисыр хакимияте фаҗигане техник җитешсезлекләр сәбәпле дип саный. “Когалымавиа” ширкәтендә бердәнбер сәбәп булып “читтәге йогынты” булырга мөмкин дип атыйлар.

Шул ук вакытта Stratfor американ тикшеренү-аналитик ширкәте экспертлары очкычта мөгаен шартлау булгандыр дип саный. Шул ук вакытта белгечләр инде очкычның тикшергән өлешендә шартлаткыч эзләре тапмаган.

Американ иярчене очкыч һәлакәте вакытында төшергән ялкынлы ут та очкычта бомба яки ягулык савытлары шартлауга дәлил була ала. Бу хакта АКШ саклану министрлыгы чыганагына сылтама белән NBC News хәбәр итә. Шул ук вакытта ракетаның очкычка эләгү эзе иярчендә юк, димәк җирдән һөҗүм ителү версиясе була алмый.

XS
SM
MD
LG