Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:02

Татарстан югары мәхкәмәсе Вьетнам базары эшчәнлеген туктатып торырга булды


Мадам Кой, Казандагы Вьетнам базары хуҗасы.

Мадам Кой, Казандагы Вьетнам базары хуҗасы.

Узган ел булган янгыннан соң, Вьетнам базары сатучылары склад комплексында сәүдә итә башлаган иде.

Татарстан югары мәхкәмәсе Казанның журналистлар урамында урнашкан склад комплексын эшчәнлеген туктатып тору турында карар чыгарды. Узган елгы янгыннан соң, Вьетнам базары шунда күчкән иде.

"Сәүдә челтәре бары сатып-алу өчен махсус булдырылган урыннарда гына эшли ала. Әйбер саклау өчен булдырылган складта сәүдә алып бару канун таләпләренә каршы килә", ди прокуратура.

2015 ел башында прокуратура базар бинасында эшчәнлек алып баруны туктатып тору турында мөрәҗәгать иткән иде, ләкин Совет мәхкәмәсе бу таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартты. Соңрак Татарстан югары мәхкәмәсенең ватандашлар эшләре мәхкәмә коллегиясе бу карарны гамәлдән чыгарды.

XS
SM
MD
LG