Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:56

Күптән түгел Демушкин җитәкләгән «Русские» хәрәкәте экстремистик дип табылган иде.

Мәскәүдә урыс милләтчесе Дмитрий Демушкин тоткарланган. Бу хакта ул үзе "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгына белдергән.

Үзенең тоткарлануын Демушкин 4 ноябрь көнне узачак "Рус маршында" катнаштырмаска тырышу сәбәпле дип аңлата. Ул хокук саклау органнары аны Вологдадагы тикшерү комитеты бүлегенә илтәчәген белдергән.

28 октябрьдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе урыс милләтчесе Дмитрий Демушкин тарафыннан оештырылган “Русские” хәрәкәтен экстремистик дип тапты. 2013 һәм 2014 елларда демонстрацияләр оештыруга бәйле Демушкинга карата берничә җинаять эше ачылган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG