Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:52

"Донбасс халыклары телләре" һәм "Донбасс халыклары әдәбияты" украин теле һәм әдәбияты дәресе урынына укытыла.

Үзбилгеләнгән "Донецки халык республикасы" мәктәпләрендә быелдан украин теле һәм әдәбияты урынына ике яңа дәрес кертелгән – "Донбасс халыклары телләре" һәм "Донбасс халыклары әдәбияты". Бу хакта җирле халык сүзләренә таянып "Обозреватель", "Листок" һәм "Подробности" украин сайтлары яза.

Хәбәрләрдә социаль челтәрләрдән алынган фәннәр һәм билгеләр язылган көндәлек китерелә. Журналистлар әлеге фото интернетта 49нчы Донецки мәктәбе укытучысы тарафыннан куелган дип белдерә.

Шулай ук Facebookта Донецки мәктәпләренә “ДНР мәгариф идарәсе башлыгы” Андрей Удовенко тарафыннан җибәрелгән телефонограмма пәйда булды. Аны шәһәрнең бер кешесе үз битендә куйган. Әлеге хатта дәресләрнең 30 минутка кадәр кыскартылуы, “физкультминуткалар” уздыру кирәклеге һәм балаларның тышкы кием белән утыру мөмкинлеге әйтелә.

​“Украинада Комсомольская правда” журналистлары “физкультминуталар” уздыру һәм тышкы киемнән йөрергә рөхсәт ителү мәктәпләрнең һәм шәһәрдәге торак биналарның тиешлечә җылытылмавы белән бәйле булырга мөмкин. Фатирлар, хастаханәләр һәм мәктәпләрдә температура 10-12 градус җылыдан артмый.

XS
SM
MD
LG