Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гаҗәеп Казан" веломаршрутына бирелгән акчалар кая киткән?


Рөстәм Миңнеханов "Гаҗәеп Казан" веломаршрутында Ленин бакчасында
Рөстәм Миңнеханов "Гаҗәеп Казан" веломаршрутында Ленин бакчасында

Блогер Никита Ишморатов: "Казан үзәгендәге велосипедчылар юлы өчен бирелгән акчалар кая киткән", дигән сорау куя. Ул тикшерү үткәргән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Русия мәдәният министры Владимир Мединскийга һәм башка түрәләргә 23 октябрь көнне Казан үзәгендәге велосипедчылар юлын күрсәттеләр. Дөресрәге, күрсәтеп кенә калмадылар, ә президент та, министр да бу юлдан үзләре йөреп карады. Түрәләрне җыеп бу веломаршрутны ачу үзенә күрә Русия мәдәният министрлыгы биргән акчаларның тиккә китмәгәнлеген күрсәтү өчен дә кирәк булган мөгаен.

Быел 21 февральдә "Гаҗәеп Казан" дип аталган проектның Русия мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңеп чыкканлыгы билгеле булды. Җәяүле һәм велосипед юллары ясау бәйгесендә Русиянең 65 төбәгеннән 178 проект катнашкан иде, җиңгән алты төбәккә, алар арасында Татарстан да бар, 15 миллион сум грант бүленде, дип хәбәр ителде.

Блогер Никита Ишморатов, велосипедта йөрергә артык хирыслыгы юк аның, "Гаҗәеп Казан" юлы турында басылган мәкаләләрне укып, бу проектка 15 миллион бүленгәнлеген белгәч, үзенчә тикшеренү үткәрергә карар кылган.

Никита Ишморатов
Никита Ишморатов

– Тикшерүне нәрсәдән башладыгыз соң?

– Мин интернетта юлга тамгалар сала торган ширкәтләр арасыннан берсенә – "Сигнал-П" компаниясенә юлыктым. Махсус сайлап алмадым мин аны, бу эшләрне башкаручы ширкәтләр арасыннан берсе ул. Анда менеджерның телефоны да күрсәтелгән иде. Үземне Татарстандагы бер район башлыгының урынбасары дип әйттем. Башта аңа Казанның Дзержинский урамындагы велосипед юлын фотога төшердем һәм мондый юлның бер метрын ясау күпмегә чыга, дип сорадым. Велосипед юлы ясаган вакытта моңа кадәр машиналар йөрү өчен сызылган сызыкларны да күчерү кирәк бит. Бу бәяләрне дә мин менеджердан сорадым. Һәр метр юл өчен, моңа элекке сызыкларны үзгәртү, велосипедчылар өчен яңа юл ясау да керә, барсы бергә күп дигәндә 1550 сум килеп чыкты.

Казан үзәгендә ясалаган велосипед юлының озынлыгы 4 чакрым 300 метр дип күрсәтелә. Мәскәүдән бирелгән 15 миллионны 4,3 чакрымга бүлсәк һәр метрының бәясе 3488 сум килеп чыга.

Мин үземнең исәпләүләргә бер генә әйберне – велосипедчылар юлын проектлауга тотылган акчаларны кертмәдем. Минем кара исәп белән, әгәр грант 15 миллион сум икән, проектлау эше аның 5%ын, ягъни 750 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Проектлауны 300-400 мең сумга да эшләп була дип уйлыйм.

Дөрес, мин юлга сызыклар сызу белгече түгел. Бәлки, бу юлны проектлаучылар велосипедлар куеп тору урыны ясау һәм башка эшләрне дә сметага керткән булырга мөмкин.

– Казанда бит тагын башка җирдә, мисал өчен, Универсиада авылы янында да велосипедчылар өчен юллар ясарга җыеналар. Бәлки калган акчаларны шуңа тотарга исәплиләрдер?

– Минемчә, бирелгән акчалар алай тотылмый. Әгәр Русия мәдәният министрлыгы быел 15 миллион сум бүлеп биргән икән, ул быел ук куелган максатларга тотылып бетәргә һәм республика Мәскәү алдында быел үк хисап тотарга тиеш. Киләсе елга башка акчалар бүленәчәк һәм хөкүмәттәгеләр ул акчалар өчен башка хисап тотарга тиеш була.

Казан үзәгендә 4,3 чакрымлы велосипедчылар юлы
Казан үзәгендә 4,3 чакрымлы велосипедчылар юлы

Быелга бирелгән акчаларның чынлыкта нигә тотылганын әйтү кыен. Дөрес, мин ясалган бөтен юлларны да карап бетермәдем. Мин Батурин урамындагы юлларны карадым, Дзержинский урамы, Ленин бакчасы һәм Казансу яры буйлап үттем. Тагын министрлар кабинеты янында булдым. Өлешләп-өлешләп кенә карадым. Күргәннәрем буенча әйтә алам, минемчә, эшләнгән эшләр 15 миллионлык түгел.

– Грант откан өчен бу акчаларның бер өлешен, ягъни чумарасын (откат) кире бирү кирәк дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Бәлки бу акчаларның бер өлешен Мәскәүгә биргәннәрдер?

– Моның шулай икәнлеген Русиядә яшәмәгән кеше генә белмәскә мөмкин. Бу сер түгел, гадәти хәлгә әйләнгән. Мин боларны мәгълүмат чараларыннан да укып беләм. Ә инде конкрет бу велосипед юлларына килгәндә, миндә андый чумаралар турында мәгълүмат юк. Монда, грантлар ничек тотыла, дип прокуратурага һәм хисап пулатына сораулар бирү кирәк.

– Тикшерүче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә исәбегез юкмы?

– Теләмим. Мин инде үземнең фикерне Фейсбуктагы битемә яздым. Теләсәләр мин язганнарны укып тикшерә, теләмәсләр игътибарсыз калдыра алалар. Хакимиятләр дә, үз якларыннан, менә безгә 15 миллион бүленгән иде, без аны шуларга, шуларга тоттык дип хисап тота ала иде бит.

– Велосипед юлын ясау өчен тендерны кем отуын һәм ул акчаларны ничек тотуын күрсәтеп дисезме?

– Тендер системасы тулысынча абруен төшерде инде. Тендерда катнашучыларга бик каты таләпләр куела. Белүемчә, хәзер тендерларда үзләренә якын булган ширкәтләр генә катнаша. Нинидидер читтән бер ширкәткә бу тендерда катнашу һәм җиңеп чыгу бик авыр.

Тендер системасы коррупциягә каршы булачак дип белдерелде, әмма бүген, аңлавымча, ул үзен акламады. Министрлыклар тендер аша машиналар сатып алганда бу бигрәк тә ачык күренә. Министрлыклар бу автомобильләргә үтә дә төгәл таләпләр куя. Минемчә, алар машина китерүчеләр белән алдан сөйләшкән була инде. Тендерда, мисал өчен, машинаның бөтен вак-төяктән, тәрәзә күтәргечләренең нинди булуыннан алып, нинди җиһазлардан (комплектация) торганлыгы ачык итеп күрсәтелә. Башка ширкәтләргә бу тендерда катнашып бәя төшерү булмастай хәл.

Бу велосипедчылар юлына килгәндә, бер яктан, халыкка яхшылык кылганнар кебек килеп чыга. Ә икенче яктан, әгәр бу акчалар дөрес тотылмаган булса, бу акчаларга тагын да күбрәк эшләр эшләргә була иде бит.

– Кызганыч, бу эшләрдә тотылган акчалар да ачык түгел.

– Безнең дәүләттә эшләрне ачык итеп күрсәтү юк та юк инде ул. Бер яктан, акчаларны хокук саклау оешмалары, хисап пулатлары, ә икенче яктан, җәмәгатьчелек контрольдә тотарга тиеш. Безнең түрәләрнең күчемсез милекләре, банк хисапларының каян килүенә бернинди комментарлар да бирелми. Әгәр түрәләрнең 40 миллион доллар яки евро хисаплары булуга, бу акчаларның каян килеп чыгуына аңлатмалар бирелми икән, бу очракта 15 миллион сум өчен кем хисап биреп торсын соң?

"Гаҗәеп Казан" веломаршрутына бирелгән 15 миллион сум акчаларның ничек тотылуын сорап без Казан шәһәренең башкарма комитетына хат юлладык. Җавап килгәч, аның эчтәлеге белән Азатлык укучыларын да таныштырырбыз.

XS
SM
MD
LG