Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Кемгә – бердәмлек көне, кемгә – ял


Халыклар бердәмлеге көне татарларга да әһәмиятле дип ышандыралар. Татарстан конституциясе көне турында зыялылыр да онытты.

4 ноябрь Русия халкы Мәскәү уйлап тапкан яңа бәйрәм көнен билгели. Безгә аны Халыклар бердәмлеге буларак бәйрәм итәргә кушылды, кысталды. Сәбәбен дә уйлап таптылар, тарихтан датасын да казып чыгардылар. 4 ноябрь 1612 елда Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат итү көне дип игълан ителде. Бу бәйрәм урысларга гына түгел, башка милләтләргә дә, аеруча, татарларга әһәмиятле дип ышандырырга тырышалар. Пожарский белән бергә сугышкан Мининның Нижгар татары Кириша Миңлебаев икәнен ачыклап, татарлар белән урыслар арасындагы дуслык тарихы ерак гасырлардан бирле сузыла дип төшендерәләр. Бөтен халык, милләт һәм төрле дин вәкилләре бердәм булып Мәскәү өчен көрәшкән, диләр. Сүз уңаеннан, Мининны кемдер татар, кемдер керәшен татары дип атый. Рәсми тарих исә Мининны Нижгарның гади һәм иң мөһиме - бер урыс кешесе итеп күрә.

Каршылыклы бәйрәм

Идеология коралы буларак бюджет акчасына бу тарихи вакыйга турында нәфис һәм документаль фильмнар да иҗат ителде. Әмма күпме тырышлык салынса да, ясалма бәйрәм халык күңеленә кереп кунаклый алмады. Тарихчылар да аны каршылыклы бәйрәм дип атый. Беренчедән, 1612 елда булган вакыйгалар яңа календарь белән санаганда 30 октябрьгә туры килә, икенчедән, тарихчыларның бер өлеше полякларны илбасарлар итеп кабул итүгә каршы, чөнки алар да, шведлар да Мәскәү кирмәне тарафыннан чакыртылып китерелгән дип аңлаталар. 1612 елдагы бәрелешләр ватандашлар сугышы булган, Мәскәүне түгел, ә Кытай-шәһәрне азат иткәннәр дигән фикердә торучылар бар. 4 ноябрь бәйрәменең асылын аңлаучылар аз. Ул әлегәчә кадәр чираттагы ял буларак кабул ителә. Быел ул унберенче тапкыр ял ителә, ә Русиядә эшләмәскә генә булсын.

Изге ана сурәте

Казанда исә 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне белән беррәттән Изге ана сурәте көне буларак та бәйрәм ителә. Бу ике бәйрәм бер-берсенә тыгыз бәйләнештә, чөнки Мәскәүдән дошманнарны куып чыгаруда бу изге сурәтнең могҗизаи көче булышкан дип аңлатыла. Бу бәйрәмне башка дин вәкилләре дә, шул исәптән мөселманнар да кабул итте. Тик Изге ана сурәте ярдәмендә күпмилләтле һәм төрле динле Русия халкын христиан дине билгесе астында берләштерергә маташу гына сәеррәк тоела.

Мөфти котлавы

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин 4 ноябрь уңаенннан котлавын да җиткерде. Тырышкач, бу бәйрәмгә туры килә торган Коръән аятьләре дә табылган.

“Тарихтан күренгәнчә, иң кыен вакытларда, шартларда Русиянең төрле милләт, дин вәкилләренең килешүе төрле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән. Без дә туган илебезне-җиребезне яратып һәм аның үсеше өчен берләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, гасырлар дәвамында дус-тату, тыныч, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешеп яши алабыз. Шул ук вакытта бүгенге заман чынбарлыгы буыннар арасындагы бәйләнешне, халкыбызның тарихи, мәдәни, рухи кыйммәтләрен саклау, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү бурычын үтәүне таләп итә” диелә аның котлавында.

Тәре йөреше

Иртә таңнан башкаладагы христианнар Казан кирмәнендәге Благовещен чиркәвенә җыела. Бу – Татарстанга Мәскәүдән билгеләнгән митрополит Феофан атакайның идарәсендә уздырылган беренче келәве. Аннан соң, гадәттәгечә, тәре йөреше уза. Сүз уңаеннан, Изге ана сурәте Казан ханлыгын яулап алу вакыйгасы белән дә бәйле.

Мәскәү түрәләре 4 ноябрьне толерантлык билгесе итеп күрергә теләсә, гөнаһ шомлыгына, урыс шовинистлары аны үзенчә кабул итте. Нәкъ шушы көнне такырбашлар “Русия урыслар өчен!”, “Урыслар, алга!”, “Исламштыруга каршыбыз!” кебек шигарләр тотып, урыс маршларын уздыра башлады. Бу көн урыс милләтчеләре көненә әверелде. Бүген Казанда урыс милли хәрәкәте “Урыс маршы”н уздыра. Алар “Крылья Советов” мәйданында урам җыенын уздыра, аннан йөреш була.

Конституция көне

Бу атнада Татарстан җомга көнне дә ял итә, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе кабул иткән көн. Быел аның кабул ителүенә 23 ел тула. Әмма, ни кызганыч, 6 ноябрьнең дә асылы онытылып барыла. Аны зурлап бәйрәм итү дә, искә төшерү дә юк. Матбугат та аның турында бик тыйнак телгә ала. Татарстан Конституциясеннән берни калмады, туракланып, тетелеп бетте дип милләтчеләр төшенкелеккә бирелә, карагруһчылар исә Татарстан дигән дәүләт юк икән, аның кануннамәсе дә юк, аны бәйрәм итү артык дип акыл сата. Ничек кенә булмасын, ул Казанның Ирек мәйданында ачлык тотып, көрәшеп ирешелгән дәүләтчелек символы буларак кабул ителә.

Бу көннәрдә бәйрәм ителгән көннәр турында ике тарихчыдан сорадык.

Азат Ахунов, КФУ доценты:

"Халык күнегеп бетә алмый әле бу бәйрәмнәргә, үз фикере дә юк. Битарафлык – беренче мәсьәлә булса, икенчесе – халыкның кризис башланганнан бирле матди хәле бик авырлашты. Сәясәт белән бәйле мәсьәләләр икенче планга күчте. Җитәкчеләр төрле бәйрәмнәр тәкъдим итеп карый, ләкин халык алар тирәсендә берләшми. Электән бу вакытта ноябрь бәйрәмнәре дип ял иткәннәр, хәзер дә халык аны шулай дип уйлый. Бирелгән икән ял – кеше ял итә рәхәтләнеп. Татарстан Конституциясе көне икәнен дә беркем белми, хәтта зыялылар да белми”.

Әлфрид Бустанов, тарихчы

"Бәйрәмнәрне үзгәртү – сәяси әйбер. Пенза якларында татарлар Раштуаны бәйрәм итәләр. Татар бәйрәмеме бу? Совет заманында Мәрҗәни мәчете имамы Габделхәбир Яруллин Яңа елны каршы алырга дигән фәтва чыгарган булган. Бу кеше зур галим иде, хәзер андыйлар юк. Ул чакта совет мәдәнияте белән уртак тел табу мәгъкуль иде. Безгә исә югары татар мәдәниятен популярлаштырырга һәм ныгытырга кирәк. Бәйрәмнәр һәм өчпочмаклар бу юлда 45нче урында тора".

Сезнең өчен бу көннәр әһәмияткә ияме? Фикерләрегезне Азатлык форумында көтәбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG