Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:49

Депутатлар балаларның татар телен үзләштерү дәрәҗәсен тикшермәкче


Татар телен мәктәпләрдә укыту дәрәҗәсе һәм нәтиҗәлелеге хакындагы бәхәсләргә Татарстан Дәүләт шурасының тел, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты да кушылырга тора. Депутатлар балаларның мәктәпләрдә татар телен начар үзләштерү сәбәпләрен һәм бу хәлдән чыгу юлларын табарга тели.

Бу хакта 2 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасында булган комитет утырышында аның рәисе Разил Вәлиев әйтеп китте һәм соңыннан Азатлыкка тәфсилле аңлатма бирде.

Аның әйтүенә караганда, хәзерге вакытта комитетны татар телен укыту дәрәҗәсе һич тә канәгатьләндерми.

18нче мәктәп, Казан

18нче мәктәп, Казан

"11 ел мәктәптә татар телен укып, балалар арасында 11 сүз белүчеләр дә, 11 җөмлә төзүчеләр дә сирәк була", диде ул.

Депутатлар укытучыларның көчләре, эшләре бушка сарыф ителми микән, бюджет акчалары һавага очып бармый микән дигән сораулар куеп мәсьәләне төрле яклап өйрәнергә уйлый. Бу күләмле чаралар киләсе елның гыйнвар башына, Татарстан Дәүләт шурасының тел, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитетының планына кертеләчәк", диде Разил Вәлиев.

Балалар чыннан да татарча беләме?

Комитет рәисе әйткәнчә, детутатлар фикер алышып кына түгел, мәктәпләргә, балалар бакчаларына барып, укучыларның ни дәрәҗәдә белем алуларын тикшерергә планлаштыра.

"Балаларны укытып, сөйләтеп карап, укытучыларның дәресләрендә катнашып карыйсыбыз килә", диде ул.

Шулай ук, бу тикшерү барышында татар теле укытучыларын әзерләү мәсьәләсе һәм дәреслекләрнең сыйфаты да каралачак.

"Татар теле укытучылары тиешле дәрәҗәдә әзерләнми"

"Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү узган еллар белән чагыштырганда бермә-бер кимеде дисәк, һич тә арттыру булмас. Казан федераль университетында татар теле факультеты эреп югалды һәм татар теле, әдәбияты укытучылары һич кенә дә тиешле дәрәҗәдә әзерләнми", дип әйтте Разил Вәлиев.

Аның сүзләренчә, комитетка дәреслекләрнең артык катлаулы булуы хакында күп кенә мөрәҗәгатьләр килә.
Бу хакта депутатлар да, бу эштә катнашкан башка тарафлар да уртага салып сөйләшергә һәм чыгу юлларын бергәләп барларга җыена.

Разил Вәлиевнең бу хәлдән чыгу өчен хәзердән үз тәкъдиме бар. Мәсәлән, ул киләчәктә мәктәп һәм укытучылар эшенә бәяне аларның балаларны татар теленә ни дәрәҗәдә өйрәнә алуына карап бирергә кирәк дип саный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG