Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда ислам академиясенә нигез ташы 2016 елның 21 маенда салына


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Миңнеханов Болгарда ислам академиясенә һәм Казан изге ана иконасы чиркәвенә нигез ташы салу фәрманын имзалады.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русиядә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Болгарда ислам академиясенә нигез ташы салу һәм Казан изге ана иконасы чиркәвен яңадан төзү турында фәрман имзалады.

Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүне бәйрәм иткәндә, 2016 елның 21 маенда Болгарда ислам академиясенә нигез ташы салыначак. Болгар ислам академиясе – фәнни-мәгариф һәм рухи-мәгърифәт үзәге Татарстан һәм Русия мөселманнары диния идарәләре тәкъдиме белән ачылды.

Болгар ислам академиясенең бинасы әлегә проект хәлендә генә булса да, бу академия кысасында беренче чаралар оештырыла башлады инде. 8 октябрьдә Болгарда "Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы" дигән халыкара конференция үтте. Аның эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Казан изге ана иконасы чиркәве дингә каршы көрәш барганда җимерелә һәм хәзер аның урынында бушлык. Иконаның Казанда 1579 елда янгыннан соң табылган көненә туры китереп чиркәүгә нигез ташы 2016 елның 21 июлендә салыначак.

XS
SM
MD
LG