Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорстанда 9-12 декабрьдә "Акбузат" халыкара кинофестивале үтә


"Акбузат-2014" кинофестивален ябу тантанасы
"Акбузат-2014" кинофестивален ябу тантанасы

Башкортстанда үтәчәк фестивальдә егермедән артык илдән 256 фильм катнаша.

9-12 декабрьдә Башкортстанда "Акбузат" халыкара милли һәм этник фильмнар фестивале үтә.

Оештыручылар белдерүенчә, быел катнашучылар географиясе киңәйгән. АКШ, Британия, Кытай, Һиндстан, Иран, Украина, барлыгы 20 егермедән артык илдән кинемотаграфистлар үз эшләрен тәкъдим иткән. Бәйгедә 256 фильм, аның эченнән 83 – документаль, 119 – кыска метражлы 54 – нәфис фильм катнаша.

Фестивальнең максаты дөнья халыкларының рухи-мәдәни кыйммәтләрен таныту, милли-этник фильмнар төшерүне пропагандалау булып тора.

Быелгы фестиваль вакытында төшереләчәк фильмнарга инвесторлар табу максатыннан кинопроектлар туе да үткәреләчәк.

Узган ел ноябрь ахырында узган фестивальдә Германия, Куба, Болгарстан, Кыргызстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Иран, Латвия, Русия төбәкләреннән Хабаровски өлкәсе, Якутия, Бурятия, Төньяк Осетия, Дагстан, Татарстан фильмнары катнашкан иде.

Татарстан Илдар Матуровның "Туфан – Туфан инде" исемле документаль фильм һәм бәйгедән тыш бер документаль, Башкортстан – 3 нәфис, 2 документаль фильм тәкъдим итте. ​Конкурстан тыш катнашкан документаль кинолар арасында Фәрит Фарисовның "Мәскәү татарлары серләре" исемле документаль фильм да күрсәтелде.

Фестивальнең иң югары бүләге – Гран-прины – көмеш Акбузат сынын Татьяна Скабардның (Мәскәү) режиссер, рәссам, актер, язучы, фестивальнең абруйлы кунагы Шәүкәт Абдусәлимовка багышланган "Мәңгелек илгизәр" документаль фильмы яулады.

Режиссерлык эше өчен Әмир Абдразаков исемендәге махсус бүләккә Татарстан республикасыннан “Туфан – Туфан инде” документаль фильмы лаек булды.

XS
SM
MD
LG