Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Суданда очкыч казасында 40лап кеше һәлак булды


Ан-12 очкычы Джуба һава аланы янында кечкенә авыл өстенә төште, 2015 елның 4 ноябре
Ан-12 очкычы Джуба һава аланы янында кечкенә авыл өстенә төште, 2015 елның 4 ноябре

Җиргә җимерелеп төшкән Ан-12 очкычы Көньяк Суданның Allied Services Limited ширкәтенеке булган. Очучылар Русиядән иде, дип хәбәр ителә.

Көньяк Суданның йөк ташучы Allied Services Limited ширкәтенең Ан-12 очкычы җиргә төшеп кимендә 40 кеше һәлак булды. Судан башкаласы Угандадагы Русия илчелеге һәм Русия тышкы эшләр министрлыгы очкыч һәлакәте турындагы хәбәрне раслады.

Очкыч елга буендагы балыкчылар өстенә төшкән. Һәлакәттә бер очучы, бер бала исән калган булырга мөмкин, дип хәбәр ителде. 2012 елда Суданда Ан-12 очкычы казасында 13 кеше һәлак булган иде.

Көньяк Суданның бәйсезлеге 2011 елның 9 июлендә игълан ителде. Яңа дәүләт Берләшкән Милләтләр Оешмасында 193-нче әгъза булды. Көньяк Суданда күпчелек христианнар, Суданда мөселманнар яши.

XS
SM
MD
LG