Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төнге клубта янгында кешеләр һәлак булганнан соң Романия премьеры урыныннан китте


Романия премьер-министры Виктор Понта 4 ноябрь хөкүмәтне тарату карарын игълан итте
Романия премьер-министры Виктор Понта 4 ноябрь хөкүмәтне тарату карарын игълан итте

Романия башкаласы Бухареста төнге клубта булган янгыннан соң урамнарга дистәләгән мең кеше протест белдереп чыкты.

Сишәмбе көнне 20 меңләп кеше Бухарест урамнарына чыгып Романия премьер-министры Виктор Понта, эчке эшләр министры Габриел Опри һәм янган клуб урнашкан район башлыгының вазифаларыннан китүләрен таләп итте. Нәтиҗәдә чәршәмбе көнне премьер-министр үзенең һәм бөтен хөкүмәтнең урыннарыннан китүләрен белдерде.

Бухарестта төнге клубта янгын 30 октябрь чыкты, 32 кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды. Клуб хуҗалары кулга алынды, аларга ялгышлык белән кеше үтерүдә гаепләү белдерелде.

Протест белдереп урамга чыгучылар хөкүмәтне коррупциядә гаепләде. 43 яшьлек Виктор Понда сентябрь аенда акча урлау һәм акча юу, салым түләмәү гаепләүләре белән мәхкәмә алдына баскан иде. Соңгы вакытларда аның вазифадан китү таләбе артып килде. Төнге клубта янгында кешеләрнең гомере өзелүе халыкны урамнарга чыгарды.

XS
SM
MD
LG