Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фикер белешү: 53% русияле илдә халыклар бердәмлеге бар дип саный


Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге билгесе
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге билгесе

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) Русиядә халыклар бердәмлеге көне алдыннан сораштыру үткәрде.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге сораштыруларына күрә, 53% респондент илдә халыклар бердәмлеге бар дип саный.

Фикер белдергәннәрнең 18%ы авыр вакытларда берләшү кирәк икәнлеген әйткән. 8% төрле милләтләр тыныч яшәсен өчен алар бердәм булырга тиеш дигән.

Сораштыруда катнашканнарның 35%ы халыклар бердәмлеген тоймауларын әйткән.

Фикер белдерүчеләрнең 10% байлар белән фәкыйрьләр арасында аерма зур булу берләшүгә комачау итә, дисә, 10% сәяси көчләр берләшүгә тискәре йогынты ясый, дип белдергән. 9% илнең күп миллләтле булуы комачаулык итә дигән. 32% фикер белдерүчеләр исә тәкәбберлек берләшүгә киртә булып тора, дип белдергән.

Сораштыру 17-18 октябрьдә илнең 130 шәһәр һәм авылында үткән. 1600 кешенең фикерен белешкәннәр.

XS
SM
MD
LG