Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүриягә зенит ракета комплексларын җибәрүне раслады


Русиянең зенит ракета комплекслары
Русиянең зенит ракета комплекслары

АКШ Дәүләт департаменты 4 ноябрьдә Русия Сүриянең Һомс һәм Хама шәһәрләре тирәсенә авыр техника урнаштырган дип белдерде.

Русия саклану министрлыгы Сүриягә зенит ракета комплексларын җибәрүне раслады. "Комсомольская правда" газетына әңгәмәдә хәрби-галәм көчләре башлыгы Виктор Бондарев Русия очкычларын урлап китүгә каршы һәм һөҗүм булганда каршы тору өчен әлеге авыр техниканың урнаштырылуын белдерде.

4 ноябрь көнне АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд Русиянең Сүриянең Һомс һәм Хама шәһәрләре тирәсенә авыр техника урнаштыруын хәбәр итте. Мәскәү Сүрия кораллы көчләренең кораллы сугышчыларга каршы көрәшенә булышу өчен җирдә дә хәрби куәтен арттыра, диде ул.

Русия 30 сентябрьдән бирле Сүриядә хәрби операция үткәрә. Рәсми мәгълүматларга күрә, хәрби очкычлар көненә 50-60 тапкыр бомбага тота. Мәскәү Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" экстремистларын бомбалыйбыз дип белдереп килә.

Сүрия оппозициясе һәм Көнбатыш илләр исә Русиянең Бәшәр Асад режимына крашы булган кораллы көчләргә каршы көрәшүен әйтә.

XS
SM
MD
LG