"Ислам дәүләте" Төркия иминлегенә яный", дигән белдерүне Төркия тышкы эшләр министры Феридүн Синирлиоглу ясады.
"Якын көннәрдә Төркиянең "Ислам дәүләте" сугышчыларына каршы хәрби чаралар планы бар. Алар безнең яшәү рәвеше һәм иминлеккә яный. Барыбыз да аңа каршы торырга тиешбез", диде министр.
Төркия прокуратурасы 10 октябрь Анкарада йөздән артык кешенең гомерен өзгән шартлауны "Ислам дәүләте" оештырганына дәлилләр бар, дип белдерде. Тикшерүчеләр оештыручыларның Сүрия белән чик буендагы Газиантеп шәһәреннән сугышчылар булганын ачыклаган. Шулай ук июль аенда Суруч шәһәрендә (27 кеше һәлак булды – ред.) һәм июнь аенда Диярбакырда (4 кеше һәлак булды – ред.) шартлауларны "Ислам дәүләте" оештырганына дәлилләр табылды, дип хәбәр итә Төркиянең мәгълүмат чаралары.
Төркия белән Сүрия арасындагы уртак чик озынлыгы 800 чакрымнан артык.