Accessibility links

2015 елда АКШта сыену сораган русияләр ​кискен арткан


Төрле елларда Кушма Штатларда сыену сораган русиялеләр саны
Төрле елларда Кушма Штатларда сыену сораган русиялеләр саны

АКШта русияләр белән эшләүче юристлар фикеренчә, сыену сораучыларның артуы Русиядә эзәрлекләүләргә дучар булучыларның күбәюе белән дә бәйле була ала.

2015 елда АКШта сыену сораган русияләр узган ел белән чагыштырганда кискен арткан. 2014 елда 969 кеше сыену сораган булса, 2015 елда бу сан 1454кә җиткән. ​Путин хакимияткә килгән 2012 ел белән чагыштырганда быел сыену сораучылар ике тапкыр арткан.

Кушма Кушма Штатлардаларда финанс елы 30 сентябрь төгәлләнә һәм шул сәбәпле сыену сораучыларның күпме булуына да шул көнне йомгак ясала. Сыену сораган вакытта кеше гаризаны үз исеменнән бирә, шул ук вакытта җәмәгатен һәм балаларын да күрсәтергә мөмкин.

Кушма Штатларда русияләр белән эшләгән юристлар фикеренчә, сыену сораучыларның артуы сәяси эзәрлекләүләргә, янауларга һәм коррупциягә баткан түрәләрнең басымына дучар булганнарның күбәюе белән бәйле булырга мөмкин.

Алена Швецова - адвокат. Ул Нью-Йоркта яши һәм иммигрантларга булыша. Ул быел русияләр гаризаларында Кремль үткәргән сәясәткә оппозициядә һәм узган ел Кырымны аннексияләүгә каршы булуларын күрсәткәннәрнең дә шактый икәнлеген әйтә.

Аңа мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе февраль аенда Мәскәү үзәгендә сәясәтче Борис Немцов атып үтерелгәч матәм чарасында катнашуын һәм бу хәлдән соң полициянең эзәрлекләвенә дучар булуын белдергән.

Адвокат Исмаил Шахтахтинский Русия һәм Азәрбайҗан ватандашларына ярдәм итә. Ул соңгы елда үзенә мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелегенең хакимиятләрнең ришвәт таләп итүенә, йә булмаса тикшерү барганда һәм мәхкәмәләрдә ялган мәгълүмат бирүгә дучар булуларын сөйләүләрен әйтә.

Мәскәүдә АКШ илчелеге
Мәскәүдә АКШ илчелеге

Адвокатлар арасында сыену сораучыларның артуына 2013 елда Путинның балигъ булмаганнар арасында ЛГБТ пропагандасын тыю канунын имзалау да тәэсир ясаган, дип белдерүчеләр бар. Бу канун, чынлыкта, Русиядә ЛГБТ вәкилләрен эзәрлекләүгә юл ачты.

Дөньяда кеше хокукларын яклаучы Freedom House оешмасының 12 июньдә игълан ителгән хисабында Русиянең үзендә генә түгел, ә элекке совет илләрендә дә демократиянең кими баруында "төп рольне" уйнавы белдерелде.

Хисапта Кремльнең "актив рәвештә репрессияләрне көчәйтү сәясәте алып баруы", ЛГБТ вәкилләрен, сивиль җәмгыятьне эзәрлекләүче кануннар чыгаруы һәм куллануы, дәүләтнең медианы һәм интернетны тагын да ныграк контрольгә алуы турында әйтелде.

АКШның эчке иминлек министрлыгы мәгълүматларына күрә, 1994 елдан алып бүгенге кадәр 17 меңнән артык русияле Кушма Штаталарда сыену сорап мөрәҗәгать иткән. Алты меңнән артык кешене АКШ үзенә сыендырган. Шул ук вакытта, русияләр АКШка караганда Европа берлеге илләреннән күбрәк сыену сорый. Узган ел 14 меңнән артык Русия ватандашы сыену сорап Европа берлеге илләренең хакимиятләренә мөрәҗәгать иткән.

Быел 265 мең русияле АКШта яшәү рөхсәте алырга теләгән

Быел октябрь уртасында, АКШ Дәүләт департаментына сылтама белән, Bloomberg агентлыгы Кушма Штатлар илчелегенең ел саен уздыра торган "яшел карта" алу бәйгесендә 265 мең русияленең катнашуы турында да белдергән иде. Барлыгы 100 мең урынның дүрт меңе генә Русиягә бүленгән.

Узган ел Русиядән 245 меңнән артык кеше вакытлыча эш яки уку өчен американ визалары алган булган. Бу ун ел элек булган вакыт белән чагыштырганда, ун тапкырга күбрәк. Моннан тыш, Русиянең 3600дән артык ватандашы АКШта даими яшәүгә рөхсәт алган. Алар арасында эш урыннары булдыру өчен бизнеска ярты миллион доллар кертергә ризалашкан 56 кеше дә бар.

XS
SM
MD
LG