Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

Милләт белән Совет арасында. Кереш сүз


Азатлык Истанбулда яшәүче тарихчы галим Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр тәкъдим итә башлый. Кереш сүзендә автор китапта сурәтләнгән чорга кыскача күзәтү ясый.

Бу әсәрнең темасы моннан йөз ел чамасы элекке чорга карый. Ул заманда пассажир очкычлары, телевидение, компьютерлар, интернет челтәре, кәрәз телефоннары булмаган, кешеләр табигый газ кулланмаган, пластик тәлинкәләрдән ашамаганнар. Әле атом-төш бомбасы җиргә төшеп йөз меңләгән кешеләрне һәлак итмәгән, шулай ук Чернобыль фаҗигасенең ихтималы да булмаган. Суыткыч, кер яки савыт-саба юуу машиналары адәм баласына хезмәт итмәгән. Сәламәтлек саклау системасы әллә ни үсмәгән – әҗәл ни вакыт килсә, шунда үлгәнбез. Дуңгыз, кош, кәҗә гриппы кебек авыруларны белмәгәнбез, һәрбер ютәлләгән саен флюорографиягә йөгермәгәнбез. Бөтен нәрсәне үз эченә алган курортлар булмаган, банклардан кредит алып, соңыннан аларны ничек түләрбез икән дип кара кайгыларга батмаганбыз. Озын сүзнең кыскасы, әгәр дә йөз ел элек булган үткәнебезгә кайта алсак, хәзер бик табигый күренгән бик күп нәрсәнең җитешмәгәнлеген, кешеләрне борчыган мәшәкатьләрнең гадирәк булуын күрер идек.

Бер гасыр әүвәл җир йөзендә бөек империяләр, аларның колонияләре һәм алар арасында буфер ролен уйнау аркасында яки башка үзенчәлекләргә ия булу сәбәпле яшәгән вак дәүләтләр бар иде. Ул заман кешеләре ирек, сайлаулар һәм башка шуның ише нәрсәләрне әллә ни белмәгәннәр, хакимият үзләренә ни бирсә, шуның белән канәгатьләнеп яшәп ятканнар. Әмма ләкин гыйльми һәм технологик ачышлар кешеләрне тирә-юньгә башкачарак карарга этәргән. Шактый гына сандагы тыю-табулар җимерелде, яңача юраулар һәм аңлатулар мәйданга чыкты. Ахыр чиктә искергән сәяси системалар юкка чыгып, аларның урынын яңалары биләде. Ничек итеп хәзерге заманда диктатуралар әкренләп бетә барсалар, йөз ел элек тә империяләр җимерелеп, алмашка халык идарәле режимнар килә башлады. Бу китапта без ул үзгәрешләрнең мисалы итеп Русиядә яшәгән төрле төрки халыклары һәм аларның җитәкчеләре ниләр башкарганын яисә башкара алмаганын тикшерәчәкбез.

1917 елның октябрендә Русиядә булып үткән инкыйлаб бу ил генә түгел, ә бәлки бөтен Европа илләре, Кече Азия, Урта Азия һәм аларның тирә әйләнесе ягъни Ауразия кичергән иктисади, иҗтимагый һәм хәрби алгарышның нәтиҗәсе иде. Октябрь инкыйлабын тизләштерүче төп фактор исә Беренче дөнья сугышы (1914-1918) булды. Ул сугышка кадәр Евразиядә күп милләтле империяләр хөкем сөргән.

Беренче дөнья сугышы башланыр алдыннан Евразиядә күпчелеген патшалык яки империяләр тәшкил иткән егерме дәүләт бар иде (Норвегия, Швеция, Дания, Һолландия, Бельгия, Швейцария, Франция, Британия, Испания, Португалия, Германия, Австро-Маҗар патшалыгы, Италия, Албания, Сербия, Румыния, Болгарстан, Греция, Русия, Госманлы дәүләте). Шулардан унбер дәүләтнең - Британия, Франция, Португалия, Италия, Албания, Испания, Һолландия, Дания, Бельгия, Русия һәм Госманлы дәүләтенең колонияләре бар иде. Әгәр Австро-Маҗар, Русия һәм Госманлы империяләренең колонияләре метрополиянең күршесендә генә булса, югарыда саналып киткән башка дәүләтләрнең колонияләре үзләреннән бик еракта – Көнчыгыш Америка, Азия яки Африка кыйтгаларында урнашкан. Башкача әйткәндә, унбер монархиянең багыннары (подданныйлары) арасында хакимлек иткән яисә икенчел дәрәҗәдәге милләттән килеп чыгып, мәдәният һәм дин якларыннан аерылып торган төрле кавемнәр булган. Мәсәлән, Австро-Маҗар империясендә яшәгән илле ике миллион кеше арасында алманнар һәм маҗарлардан тыш чехлар, словаклар, поляклар, украиннар, словеннар, хорватлар, серблар, румыннар һәм билгеле бер микъдарда итальяннар да яшәгәннәр. Алман империясендә дә якынча илле миллион тирәсе кеше исәпләнеп аларның өч миллионын поляклар тәшкил иткән. Билгеле булганча Польша җире Австро-Маҗар, Германия һәм Русия арасында бүленгән иде.

Беренче дөнья сугышы алдыннан Госманлы империясе үзенең көнбатыш территорияләрен югалта башлаган иде инде. 1911 елдагы Траблусгарп, 1912 һәм 1913 еллардагы Балкан сугышлары империягә бик кыйбатка төшә. 1908 елда Госманлы дәүләте Крит утравын кулдан ычкындыра, 1912 елда исә Албанияне югалта. Гомумән алганда, Госманлы империясендә милләт системасын игътибарга алсак, мөселманнар, румнар , яһүдләр һәм әрмәннәр яшәгән. Бер яктан, соңгы өч милләт мөселман булмаса, икенче яктан, мөселманнарның барысы да төрек түгел иде. Мөселманнарның күпчелеге сөнниләр булу белән беррәттән илдә шулай ук шигыйлар һәм галәвиләр дә яшәгән. Болардан тыш христиан суриялеләр белән язитләрне дә онытмаска кирәк. Шулай ук төрек булмаган мөселманнар арасында гарәпләрне, босниялеләрне, албаннарны, төньяк кавказлыларны да санап китәргә тиешбез.

Патша Русиясенә килгәндә, биредә бер гасыр элек 125 миллион чамасы халык яшәгән. Руслар исә бу санның 44,5 процентын тәшкил иткәннәр. Славян этник төркеменә руслардан тыш украиннар, беларуслар һәм поляклар кергәннәр. Фин-угыр кавемнәре фин, эстон, мордва, удмурт һәм марилардан торганнар. Русиядә шулай ук латышлар, литвалылар, яһүдләр, молдаваннар, грузиннар һәм әрмәннәр, калмыклар һәм бурятлар булган. Төрки халыклар арасында татар, башкорт, чуаш, карачай, балкар, нугай, азәрбайҗан, үзбәк, казакъ, кыргыз, төрекмән һәм башкалар исәпләнгән. Гомумән, төрки һәм мөселман халыклар 17-18 миллион тирәсендә булып, Русиядәге бөтен халыкның 15 процентын хасил иткәннәр.

Русия империясе Госманлы дәүләтеннән аермалы буларак көнбатышка таба да көнчыгышка таба да җәелгән иде. Госманлы дәүләте исә Кырым ярымутравын алу белән чикләнеп, Кырымның төньягында һәм көнчыгышында көн күреп яткан төрле төрки кавемнәр белән кызыксынмаган. Русия 1552 елда Казан ханлыгын яулап ала, Урта Идел бассейнын үзләштерә, соңыннан Кара диңгез ярына һәм Кавказга килеп чыга. Икенче яктан, Себерне, ниһаять, XIX йөздә Урта Азияне басып ала. Шуны әйтергә тиешбез: госманлылар Русиянең бу кадәр үсеп көннәрнең берсендә үзләре өчен дә куркыныч көчкә әйләнәчәген сизми калганнар, һаман да Көнчыгыш Европаның байлыкларына күз кыздырып йөргәннәр.

1914 елда патша Русиясе көнбатышта Швециягә, Балтыйк диңгезенә, Алманиягә, көньякта Кара диңгезгә, Кавказга, димәк ки, Госманлы империясенә дә, Иранга, Әфганстанга һәм Һиндстанга чиктәш була. Көнчыгышта Русиянең чикләре Кытайга һәм Тын океанга, төньякта исә Арктик океанга барып тоташа. Бу дәүләт дөньяда территориясенең зурлыгы буенча (22 миллион квадрат чакрымнан артык) икенче урында тора иде. Аннан зуррак (үзенең диңгез арты колонияләрен исәптә тотабыз) бары тик Британ империясе иде. Русия патшалары төркиләрнең тарихи ватаннарын басып алган иде. Идел-Урал регионында урнашкан Болгар дәүләте аннан соң Евразияда төзелгән Алтын Урда һәм аның таркалуы дәверендә барлыкка килгән Казан, Касыйм, Әстерхан, Себер ханлыклары һәм нугай далалары рус хакимияте астына керде. Шундый ук язмышны Кавказдагы Азәрбайҗан белән Чиркәс бәйлекләре, Урта Азиядәге Казакъ ханлыклары, Хива, Бохара һәм Коканд ханлыклары да кичерде. Бәйсез төркиләр бары тик Госманлы дәүләте карамагындагы төбәкләрдә яшиләр иде. Русиядәге, Ирандагы һәм Кытайдагы төркиләр исә әлеге дәүләтләрнең багыннары (подданныйлар) хәленә төштеләр.

Әлбәттә, колониаль илләрнең этник структурасы басып алынган илләрнең халыклары исәбенә бик төрлеләнде. Икътисадны, бигрәк тә сәяси хакимиятне төптән тетрәтүче сугыш кебек вакыйлар нәтиҗәсендә бу җирле халыклар бәйсезлек өчен көрәшә башладылар. Шуны да өстик, әлеге халыкларның алдынгы вәкилләренә көнбатышта башланып киткән социалистик хәрәкәтләр дә зур тәэсир ясады, башкача уйларга этәрде.

Беренче дөнья сугышы аңа кадәр булган сугышларның иң кансызы булды. Ул барган елларда 70 миллион кеше армиягә мобилизацияләнде һәм шуларның 9 миллионы һәлак булды. Сугыш аркасында үлгән гади халык санын төгәл белмибез. Өчле иттифакны тәшкил иткән Германия, Австро-Маҗар, Госманлы дәүләте, Болгарстан (1915) Антанта берлегенә кергән Британиягә, Русиягә, Франциягә, Италиягә (1916) һәм АКШка (1918) каршы сугышып җиңелделәр. Төптәнрәк караганда Өчле иттифакның сугышны оттыруы һич тә гаҗәп түгел иде. Чагыштырып карыйк. Өчле иттифак дәүләтләре сугышка барлыгы 60 миллиард американ доллары тоткан хәлдә Антанта дәүләтләре хәрби максатлар белән 120 миллиард долларга якын акча сарыф иткәннәр иде. Аерым алганда, Госманлы дәүләте сугыш кирәк-ярагына бары 1,5 миллиард доллар тотты. Әлбәттә бу сан бик кечкенә иде .

Шул сәбәпле госманлылар фәкать алманнарның матди ярдәме белән сугыша алганнар. Алманнар акча бирүче буларак табигый рәвештә Госманлы дәүләте генераль штабы эшенә дә тыкшындылар. Ягъни, матди көчкә ия булмаган хәлдә сугышка керү авантюрага әйләнде. Хәер, нәкъ менә аякны юрганга карап суза белмәү Госманлы дәүләтенең җимерелүе белән нәтиҗәләнде дә.

Германиягә килгәндә, ул сугыш вакытында Африка һәм Тын океандагы колонияләреннән мәхрүм ителде.

1917 елның октябрендәге инкыйлабтан соң төзелгән Русия Социалистик Федератив Совет Республикасы (РСФСР) хөкүмәте союздаш илләр белән киңәшеп тормастан госманлылар белән Брест-Литовски шәһәрендә солых килешүенә кул куйды (3 март 1918). Шул килешү нигезендә Украинаның бер өлеше Германиягә күчте. Большевиклар шулай ук Финляндиягә, Эстониягә, Литвага һәм Латвиягә бәйсезлек бирделәр. Госманлы дәүләтенә, Карс, Ардаһан һәм Батум шәһәрләре кайтарылды. Ләкин бераздан АКШ Антанта ягында сугышка керүе нәтиҗәсендә Өчле иттифак дәүләтләренең алга таба сугышырга мөмкинлекләре бетте. Госманлы дәүләте төрле фронтларда җиңелүгә дучар булды.

1918 елның 28-29 сентябрендә Болгарстан Салоникида, шул ук елның 30 октябрендә Госманлы дәүләте Мондроста, шул ук елның 3-4 ноябрендә Австро-Маҗар Вилла Куистта солыхнамәләрне имзаладылар. Ул көннәрдә Германиядә инкыйлаб ясалды, император Вилһельм II Һолландиягә качты, 1918 елның 9 ноябрендә республика игълан ителде. Ике көннән соң Германия Антанта белән солых килешүе имзалады. Бу солыхнамәләр имзаланганнан соң озак та үтми Германия Версаль тынычлык килешүенә кул куйды, Госманлы дәүләте белән Антанта арасында 1920 елның 10 августында Севр шартнамәсе имзаланды. Бөтен бу килешүләр ахырында Европада Польша, Чехословакия, Сербия, Хорватия һәм Словения дәүләтләре, Кавказда Грузия, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан республикалары барлыкка килде. Якын Көнчыгышта элек Госманлы дәүләте биләп торган җирләр Англия һәм Франция хакимиятенә бирелде. Сугыштан әүвәл халык саны 20 миллионнан арткан Госманлы дәүләтендә нибaры 14,5 миллион кеше торып калды. Ягъни дәүләт территория зурлыгы һәм халык саны җәһәтеннән зур югалтулар кичерде. Моның нәтиҗәсе буларак дәүләт казнасына салым рәвешендә кергән акча микъдары дә зур күләмдә азайды. Болай да җитештерү һәм сәүдә өлкәләрендә зур авырлыклар кичергән Госманлы дәүләте тагын да зәгыйфьләнде.

Кыскасы, Беренче дөнья сугышы нәтиҗәсендә Русиядә, Германиядә, Австро-Маҗар һәм Госманлы дәүләтендә хакимлек итүче режимнар юкка чыкты, бу илләр күп төбәкләрен югалттылар һәм олы контрибуцияләр түләргә мәҗбүр булдылар.

(Дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG