Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия, Франция, Нидерланд, Украина Шәрм әш-Шәйх курортына очышларны туктата


"Когалымавиа" очкычының һәлакәттән соң җимерек кисәкләре
"Когалымавиа" очкычының һәлакәттән соң җимерек кисәкләре

Мисырның сивил авиация министры Русия очкычы бомба шартлау сәбәпле һәлакәткә дучар булуга әлегә дәлилләр юк дип белдерде.

Мисырның сивил авиация министры Хөссәм Камал, Британия һәм АКШта әйтелгәнчә, Русия очкычы бомба шартлау сәбәпле һәлакәткә дучар булуга әлегә дәлилләр юк дип белдерде. Ул Мисыр төрле яклап тирәнтен тикшеренү нәтиҗәләрен генә дөньяга чыгару ягында дип тә өстәде.

Камал сүзләренчә, Мисыр һава аланнарында иминлек дөнья таләпләренә туры килә. Аларны илдәге оешмалар да, халыкара оешмалар да даими тикшереп тора.

Британия, Ирландия, Франция Мисырның Шәрм әш-Шәйх курортына очышларны вакытлыча туктатты. Нидерланд һәм Украина хакимиятләре дә әнә шундый карар кабул итте. Лондонда Мисырда ял итә торган 10 мең ватандашны илгә кайтару өчен ашыгыч киңәшмә булды.

Элгәре CNN, американ күзләү чыганакларына таянып, Русия очкычы "Ислам дәүләте" кораллы сугышчылары шартлаткыч куйганга һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

Бу радикал төркемнең Мисырдагы бүлекчәсе чәршәмбе көнне янә Синай ярымутравы өстендә очкыч казасын үзләре оештыруны белдерде.

31 октябрь Русиянең Мисырдан Петербурга кайтучы очкычы һавада җимерелеп төште. Очкычтагы 224 кеше, шул исәптән 25 бала, барысы да һәлак булды.

XS
SM
MD
LG