Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Конституция мәхкәмәсе 15 еллыгын билгеләде


Татарстанда Конституция көнен һәм мәхкәмәсенең 15 еллыгын билгеләделәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

Татарстан Конституция мәхкәмәсе оешуның 15 еллыгын уңаеннан республика җитәкчелеге аның эшенә югары бәя биреп, Татарстан дәүләтчелеге сагында тору һәм аны ныгыту бурычын куйды.

Татарстан Конституция мәхкәмәсе үзенең 15 еллыгы уңаеннан бәйрәм чараларын уздырды. Мәсәлән, 5 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасы бинасында Конституция көне һәм мәхкәмәнең юбилее уңаеннан Конституция мәхкәмәсе каршындагы Фәнни-киңәшләшү шурасы утырышы һәм аннан соң тантаналы утырыш үткәрелде.

Баштарак булган Фәнни-киңәшләшү шурасы утырышында Конституция мәхкәмәсе җитәкчеләре һәм 1992 елда, Татарстанда мөстәкыйльлек җилләре искән заманнарда төп канунны кабул иткән элекке депутатлар, хокук белгечләре чыгыш ясады.

Конституция мәхкәмәсе рәисе Фәрхат Хөснетдинов төп канун һәм аның сагында торучы мәхкәмәнең оешуы Татарстан дәүләтчелеге тарихында "бик әһәмиятле яңа чорны" башлап җибәрде диде. Ул эшләгән эшкә нәтиҗә ясап, алда бик зур мәсьәлә торуын да әйтеп китте. Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы соңгы шартнамәнең мөтдәте 2017 елда бетә. "Элеккеләрне искә алып, аны әзерләү эше дә бик катлаулы булачак" диде ул.

Шура утырышында Конституция мәхкәмәсенә югары бәя бирүдән тыш, төп канунны яхшырту турында да тәкъдим-киңәшләр әйтеле.

Хокук белгече Борис Железнов
Хокук белгече Борис Железнов

Аерым алганда, хәзерге вакытта Казан федераль университеты профессоры, ә заманында Конституция күзәтүе комитеты әгъзасы булган, беренче төп канунны язучыларның берсе Борис Железнов, бүгенге Русиянең "күптөрлелектә бердәмлек" принцибыннан торган саен ераграк китүен тәнкыйтьләде, "мөмкин булган өлкәләрдә дә без әйегә бик сүлпән" дип үзенең студентлары сыман алдындагы хөкемдарлар һәм галимнәрне җиңелчә шелтәләп алды.

Ул Татарстан конституциясен Русиянеке белән тәңгәлләштергәндә, Татарстанның төп канунының сайлау системы турындагы бүлекнең бөтенләй алынуын әйтеп үтте. Шул фикерне дәвам итеп ул Русия конституциясенә шундый бүлек өстәргә тәкъдим итәргә чакырды.

Тел мәсәләсен дә, Конституция кысаларында хәл итергә тырышырга кирәк, диде ул.

Заманында Татарстан Дәүләт шурасында Хокук идарәсе башлыгы булган Шакир Яһүдин да үзенең киңәшләрен әйтте

"Татарстан конституциясен саклауда һәм үстерүдә мәхкәмә бик зур роль уйный һәм үзенең миссиясен бик яхшы үти, конституция үсеше - дәүләтчелегебез үсеше, безгә аны киметү түгел, киресенчә үстерергә кирәк" диде ул.

Конституция кабул ителгән һәм үзгәрешләр кертелгән елларда президент булган Миңтимер Шәймиев "залда җәмгыятьнең каймагы җыелган" диде
Конституция кабул ителгән һәм үзгәрешләр кертелгән елларда президент булган Миңтимер Шәймиев "залда җәмгыятьнең каймагы җыелган" диде

Соңыннан узган тантаналы утырышта конституция кабул итүгә бәйле булган элекке депутатлар, хокук белгечләре, башка мәхкәмәләрнең хөкемдарлары, хакимият оешмалары җитәкчеләре катнашты. Җыелышка Татарстанның дәүләт киңәшчесе һәм ул елларда президент булган Миңтимер Шәймиев тә килгән иде. Ул залда җыелган күптәнге танышларын күреп җылы һәм хисле чыгыш ясады.

"Без, зур бәйрәмебез, Конституция көне алдыннан җыелыштык, ел саен шулай очрашырга кирәк, чиратлашып чыгыш ясарга кирәк, ничек итеп без хокукый дәүләт төзибез, нинди кыенлыклар бар, бәхәсләшергә, фикер алышырга кирәк." диде Шәймиев.

Ул да Конституция мәхкәмәсе эшләгән эшне югары бәяләде һәм башка төбәкләрнең андый дәүләтчелек билгесе булмавына кызганыч белдерде. Шәймиев мәхкәмәнең беренче рәисе Сафихан Нәфиевне искә алды. "Ә сез беләсезме, ул прокурор урыныннан Мәскәү кушкан эш белән килешә алмау аркасында китте" дип уртаклашты.

1990нчы еллардагы вакыйгаларда катнашучылар истәлекләргә бирелде. Фотода: Татастан президентының элекке сәяси киңәшчесе Рафаэл Хәкимов, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, хокук белгече Борис Железнов, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев​
1990нчы еллардагы вакыйгаларда катнашучылар истәлекләргә бирелде. Фотода: Татастан президентының элекке сәяси киңәшчесе Рафаэл Хәкимов, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, хокук белгече Борис Железнов, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев​

​Ул катлаулы елларда кайнар бәхәсләр алып барган кешеләргә зур рәхмәт әйтте, Конституция мәхкәмәсе үсеп чыккан Конституция күзәтүчелеге комитетындагы шәхесләрне күреп, аларга рәхмәтләр әйтте.

Югары мәхкәмә рәисе Илгиз Гыйләҗев тә шартнамә өстендә эшләү, Татарстан хокукларын яклау бик авыр булуын искә алды һәм бу эштә катнашкан кешеләргә рәхмәтләр әйтте.

Соңыннан фоеда фуршет оештырылган иде. Анда күптәнге танышлар, көрәштәшләр, дуслар истәлекләргә бирелде, бер-берсен бәйрәм белән котлады.

Татарстанның Конституция мәхкәмәсе карарлар чыгарган иң мөһим мәсьәләләр арасында Татарстанның суверенлыгы турындагы маддәгә аңлатмалар бирү, федераль үзәк белән шартнамә, Конституциягә үзгәрешләр кертү һәм башкалар искә алынды.

Татарстан конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Конституция мәхкәмәсе 2000 елның 29 июнендә оештырылды. Ул көнне Татарстан Дәүләт шурасында яңа мәхкәмәнең беренче хөкемдарлары сайланды.

XS
SM
MD
LG