Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан конституциясе көнендә пикет үтте


Казанда конституция көнендә пикет үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00

Казанда конституция көнендә пикет үтте

6 ноябрь – Татарстан конституциясе көнендә Казанда ялгыз пикет үтте. Пикетчы Кәшиф Гатин әлеге гамәле белән татарстаннарга бу көнне хәтерләтергә теләвен әйтте.

Бауман урамында үткән ялгыз пикетта "6 ноябрь Татарстан конституциясе! Бәйрәм белән туганнар!", дигән татарча һәм урысча язылган шигар күтәреп торган Кәшиф Гатин бу бәйрәм көнен Татарстанда күпләр белми, дип әйтте.

"Троллейбус, автобусларда бу көн турында юри сорыйм. Күпләр бүген нинди бәйрәм икәнне белми. Аптырагач, менә бүген урамга ялгыз пикетка чыгып 6 ноябрьнең Татарстан конституциясе көне икәнен халыкның исенә төшерергә теләдем. Соңгы вакытта Татарстанның конституциясе һәм суверенитетына каршы көчле һөҗүм бара. Үзәк аны танымаска, аны юк итәргә, халыкка да белгертмәскә тырыша. Шуңа күрә мин, урамга чыгып булса да, бу көнне халыкка белгертергә теләдем. Бәйрәм көне икәнен белсеннәр", диде ул.

Бу көнне Бауман урамында "Азатлык" татар яшьләре берлеге егетләре дә Татарстан байрагы төсендәге ике мең тасма таратып, аны алучыларга бүген Татарстан конституциясе көне булуын хәтерләтте.

Берлек вәкиле Рәфыйк Кәримулла "Азатлык" татар яшьләре берлегенең, инде гадәткә кергәнчә, Татарстанның истәлекле көннәрендә шушындый тасмалар таратуы һәм халыкка бу көннәр турында киң мәгълүмат җиткерүләре турында әйтте.

XS
SM
MD
LG