Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:24

Путин Русиядән Мисырга очышларны туктатып торырга боерды


"Когалымавиа" очкычының 31 октябрь һәлакәтеннән соң җимерекләре.

"Когалымавиа" очкычының 31 октябрь һәлакәтеннән соң җимерекләре.

Русия президенты Владимир Путин Мисырга очышларны туктатып торырга боерды.

Русия президенты Владимир Путин Мисырга очышларны туктатып торырга боерган һәм моны тормышка ашыру юлларын булдыруны хөкүмәткә йөкләгән. Бу хакта президент сүзчесе Дмитрий Песков "Интерфакс"ка белдергән.

Аңа кадәр ФСБ башлыгы Александр Бортников Русиядән Мисырга очышларны туктатып торырга чакырган иде. Песков сүзләренчә, Бортников әлеге үтенечне Путинга да җиткергән.

Ботников сүзләренчә, һәлакәткә китергән сәбәпләр кирәк булган кадәр җентекле итеп тикшерелергә тиеш.

Пәнҗешәмбедә Британия, Ирландия, Франция Мисырның Шәрм әш-Шәйх курортына очышларны вакытлыча туктачагын игълан итте. Нидерланд һәм Украина хакимиятләренең дә әнә шундый карар кабул иткәнлеге белдерде. Лондонда Мисырда ял итә торган 10 мең ватандашны илгә кайтару өчен ашыгыч киңәшмә булды.

Элгәре CNN, американ күзләү чыганакларына таянып, Русия очкычы "Ислам дәүләте" кораллы сугышчылары шартлаткыч куйганга һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

Бу радикал төркемнең Мисырдагы бүлекчәсе чәршәмбе көнне янә Синай ярымутравы өстендә очкыч казасын үзләре оештыруны белдерде.

31 октябрь Русиянең Мисырдан Петербурга кайтучы очкычы һавада җимерелеп төште. Очкычтагы 224 кеше, шул исәптән 25 бала, барысы да һәлак булды.

XS
SM
MD
LG