Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Хановны искә алу кичәсендә аның Галәм гыйбадатханәсе онытылуга зарландылар


“Шәймиев Галәм гыйбадатханәсен дә төзекләндерсен иде”
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:10 0:00

Билгеле татар рәссамы, сынчы, җәмәгать эшлеклесе Илдар Хановка 3 ноябрьдә 75 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Татарстанда тыйнак кына берничә чара үтте. Төп вакыйгаларның берсе – рәссамның Галәм гыйбәдәтханәсендә узды. Туганы Кафия ханым, бу бинаны төзекләндерергә ярдәм сорап Миңтимер Шәймиев янына барачагын әйтте.

Рәссам-сынчы үзе исән вакытта да, туган көнен һәрчак дуслары, якыннары белән үткәрә торган булган. Искә алу кичәсе дә үзе булган вакыттагы очрашулардан берни белән дә аерылмады, Илдар ага гына җитми диделәр. Залда шулай ук рәссамның иҗатын якын итүче иҗатташ дуслары, халык артистлары, язучы, җәмәгать эшлеклеләре, фикердәшләре җыелган иде.

“75 яшь берни түгел икән. 75кә кадәр дә яшәргә мөмкин икән, аннан соң да. Шуңа күрә Илдар Ханов бүген дә безнең белән бергә. Аның иҗаты – аның рәсемнәре безнең белән. Рәссамның остаханәсе – ул аның күргәзмәләре. Алар аша аның ничек яшәве, иҗаты турында сөйләргә була”, диде Татарстанның рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гимаев.

Галәм гыйбәдәтханәсенең күргәзмәләр залында Илдар Хановның тормышын һәм иҗат юлын сурәтләүче рәсемнәре урын алган. Монда килүчеләр аларны бик игътибарлап карады. Кайберләренең күңелләрендә каршылыклы фикерләр, сорау туды, ни өчен шушы сәнгать әсәрләре ясаган авторга һәм аның гыйбадәтханәсенә тиешле игътибар юк?!

“Илдар Хановны Татарстанда зурларга һәм хөрмәт итәргә кирәк!” дип сүзен башлады рәссамның ерак туганы Кафия Кәримуллина. “Могҗизага тиң гыйбәдәтханә булдырган кеше бит ул! Шәймиевкә бөтен Галәм гыйбәдәтханәсен Болгарда һәм Зөя утравы белән бер рәткә куярга кирәк. Шәхсән үзем әлеге бинаның киләчәге булсын өчен халыктан имза җыеп йөриячәкмен һәм Шәймиевкә күрсәтәчәкмен. Илдар Хановны җирләгән вакытта мәдәният министры һәм башка түрәләр “бу безнең бина – Татарстанныкы” дип кычкырдылар, ләкин бүгенге көндә гыйбадәтханәгә бернинди дә игътибар юк. Нигә бу болай? Әле дә аңлашылып бетми”, ди Кафия ханым. Ул бу урынның язмышы өчен бик борчыла иде.

Рәссамны искә алу кичәсе җыр-моңга, сәнгати чыгышлар белән үрелеп барды. Георгий Ибушев, Миңгол Галиев кебек халык артистлары җырлады. “НеЗаМи” күрмәүче балалар ансамбле дә килгән иде. Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, алар музыкаль инструментларда уйнап җырладылар.

Кичәне рәссамның якын дусты Илдар Кримчеев алып барды. “Шереметьево һава аланыннан барганда, күзем бер кибетнең пыяла тәрәзәсенә төште. Витрина урынына анда Илдар абыйның гыйбәдәтханә фотосурәтен куйганнар. Халыкның әлеге искиткеч бинаны карап үткәндә шаккатуларын, соклануларын сиздем. Чыннан да, барлык булган диннәрне берләштереп, зур бер мәһабәт бина булдыру – искиткеч күренеш һәм могҗиза. Бәлки без моны әле аңлап бетермибездер”, ди Илдар Кримчеев.

Бу көннәрдә рәссамның якты истәлегенә багышланган “Ильдар Ханов. Воспоминания и размышления о творчестве” дигән китап та дөнья күрде. Җыентыкның авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова. Китапны Татарстан язучылар берлегендә тәкъдим иттеләр.

XS
SM
MD
LG