Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:19

20 октябрь иртәсен мин 19-21 ноябрьдә узачак Бөтендөнья башкортлары корылтае турындагы хәбәр белән каршыладым. Егылып китмәле хәбәр! Биш ел көткән корылтай һич көтмәгәндә, минем борын астыннан сызгырып узып бара. Ә безнең билетлар алынган, алдагы өч айга планнар төзелгән, ник берәрсен күчереп, берәрсен үзгәртеп булсын! Корылтайга кайта алмыйм, үкенеч. Интернет челтәреннән генә яңалыклар белән танышырмын, дип торам. Бөтен доньядан башкортлар җыелганда, милләтебезнең проблемнарын, киләчәген кайгырткан мәсьәләләрне тикшергәндә ни җаным белән Лос Анжелеста ятармын?!

Ул сөйләшүдән соң хәзер тагын шактый вакыт узды, минем дә кайнаган каным сүрелә төште.

Нәрсә соң бу дүртенче (бусы рәсми санала, саналмаганнары икәү-өчәүгә артык, дип беләм) Бөтендөнья башкортлары корылтае? Янып баргандай, ашыгыч рәвештә, кара көздә башкортларны җыеп чара уздыру турында ишеткәч, әлбәттә күңелгә ШОС-БРИКСлардан соң, дәүләт казнасында артык акча калгандыр да, ел төгәлләнгәнче шуларны кулланып, һәр биш ел саен узыдырылып торырга тиешле корылтайны уздырырга булганнардыр дигән беренче шикле фикер керде. План үтәү өчен генә түгелдер инде. 1995 елда корылтайларга һәр биш ел саен җыелышырга сүз куелса да, икенче корылтай 2002, өченчесе 2010 елда үтте. Димәк, тагын бер-ике ел үткәрелми торса да, бер генә башкорт та аптырамас иде.

Корылтай алдыннан башкорт җәмәгать оешмалары, милләтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре үз фикерләре белән уртаклашты. Шунысын да ассызыкларга кирәктер, кайберәүләре БДБК җитәкчесе Румил Азнабаев турында күптәннән сөйли һәм яза килә.

Соңгы арада бу тема кабат торгызылды. Барсы да БДБКна яңа лидер кирәклеген, Азнабаевның милләт өчен түгел, түрәләр өчен генә эшләвен ассызыклай. ВКонтактеда бер язма өчен генә булдырылган аккаунтта сүз бүгенге җитәкченең корылтайны бер актерлы марионетка труппасына әйләндерүе, башында акылы булган бер генә кешенең дә корылтай хәтле корылтайга лидер булырга теләмәве турында яза.

2010-2011 елларда корылтайда өч рәис алышынды. Өченче БДБК уздырыр алдыннан гына Азамат Галин билгеләнде. Конгресс вакытында аның ялкынлы чыгышын дулкынланып тыңладык. Ул вакыт Азамат бик тере, үзсүзле, милләтче, акыллы җитәкче, лидер булып тоелган иде.

Әмма шул ук елны Галин рәислектән азат ителде. Азаматтан соң кыска гына вакыт аралыгында бер-бер артлы Илгиз Солтанморатов һәм Марсель Йосыпов рәислек итеп алды да, яңадан Румил Азнабаев сайланды.

Башкорт җәмәгатьчелеге Азнабаевны төшереп, аның урынына билгеле, авторитетлы лидер куярга тели. Әмма бүгенгә рәислеккә тәкъдим ителгән Рим Вәлиәхмәтовның бу тәкъдимнән баш тартуы билгеле. Бүген башкорт активистлары социаль челтәрләрдә һәм Күк бүре хәрәкәте сәхифәсендә үз фикерләрен белдерә килә.

Шуларның берсе, Сәгыйть Исмәгыйлев тарафыннан язылганы Күк бүре сәхифәсендә дөнья күрде. Автор язмада 2013 елдан ук БДБК әгъзаларын яшәртү турында сүз кузгатуы, ул вакытта ук күпләр әлеге фикерне күтәреп алуы турында яза. Хәтта мәрхүм галим Нияз Мәҗитовның "Корылтайга рәис сайлап, җыенны уздыру көне билгеләнми торып, БДБК эшендә катнашмыйм" дип чыгып китүен искә ала.

Әгъзаларны яңарту, яшәртү урынына, башкарма комитет әгъзалары чираттан тыш корыйлтай үткәрү идеясе белән чыккан Вәлиәхмәт Бәдретдинов һәм Фаил Алсыновны эшеннән бушатты дип ачынып яза Исмәгыйлев. Ул башкорт активистларына БДБК белән көрәшү урынына, үзләренә аерым җыен җыярга, Башкорт активистлары корылтае уздырырга тәкъдим итә.

Шунда ук Фаил Алсынов язмасы белән дә танышырга мөмкин. "Башкорт милләте мәнфәгатьләрен яклау өчен төзелгән Бөтендонья башкортлары корылтае бүгенге җитәкче Р.Т.Азнабаев белән Ак йортның (Башкортстан хөкүмәте) курчагына әверелде. Марионетка булуы гына җитмәгән, корылтай милләт мәнфәгатьләрен сатты. Халыкның Башкортстан үзаллылыгы өчен көрәшеп алган казанышларын югалтуда БДБК ярдәме булды, ул җинаятьчел рәвештә эндәшми калды" дип ачынып яза ул.

Ак йорт тарафыннан әйтеп торып уздырылачак бу корылтайга чын милли җәмәгатьчелекне кертмәячәкләре турында кисәтә Алсынов. Нәрсә соң ул корылтай? Беренче Бөтенбашкорт корылтае Оренбурда 1917 елның 20-27 июлендә үза.

Икенче Бөтенбашкорт корылтае шул ук елның 25-29 августында үткәрелә. Бу чакырылышта Русиянең федератив төзелеше һәм Башкортстан белән аның барлык тарихи киңлегендә идарә итү мәсьәләләре карала.

Бүгенге корылтайлар моның кадәр милли мәсьәләләр күтәрми. Бөтендөнья башкортлары корылтае – дөньядагы башкортлар өчен күз терәп торган, киңәшче, ярдәмче, оештыручы орган була алдымы соң? Киресенчә, дөньядагы түгел, хәтта Башкортстандагы милләттәшләр өчен дә әлләни эшли алмый торган, телсез, чукрак, сукыр халәтендә калмадымы?

Язмаларга укучылар актив рәвештә үз фикерләрен яза. Кемдер кызыбрак, кемдер, киресенчә, кыздыру өчен фикерен әйтә. Араларында төпле фикерлеләре дә очрый.

Бер укучы фикерен монда да күчерәсем килә. Алмаз Тимербаев: "Лидерҙы көтөр кәрәкмәй. Башлыҡты башҡорттан ҡуйһалар ҙа, әллә ни эшләй алмаясаҡ хәҙерге ваҡытта. ВКБ ла бер ни эшләй алмаҫ, сөнки мөмкинселеге лә, аҡсаһы ла юҡ. Уның бөгөн бер файҙаһы – штатындағы милләттәштәрҙе эшле итеү. Шуның өсөн кемдер, ҡайҙалыр, бер ағайҙар проблемаларҙы хәл итер ҙә куйыр тип өмөтләнеү, бушҡа. Бөгөн һәр кемебеҙ үҙ урынында ЛИДЕР булырға тейеш, һәм үҙен милләт лидеры итеп тойоп йәшәргә тейеш. Шулай булған хәлдә генә, башҡорттарҙың милли үҙаңы уянды тиергә була, һәм милли берҙәмлек тураһында һөйләргә була, инша Аллаһ".

XS
SM
MD
LG