Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:27

Башкортстан һәм Татарстан коммунистлары Октябрь инкыйлабын искә алды


Уфа коммунистлары җыены

Уфа коммунистлары җыены

Русиядәге башка коммунистларга кушылып Башкортстан һәм Татарстан коммунистлары да Октябрь инкыйлабының 98 еллыгын искә алды. Алар Русия хакимиятен халыкка каршы эшләүдә гаепләде.

Уфа коммунистлары Октябрь инкыйлабының 98 еллыгын билгеләде. Коммунистлар Уфаның Спорт сарае янында җыелып, тротуарлар буйлап Ленин мәйданына килде һәм анда митинг уздырды.

Башка еллардан аермалы буларак, тантаналы йөрешне быел алар тынлы оркестрдан башка гына уздырды. Чарада йөзгә якын кеше катнашты. Кулларда “Русиянең коммунистлар фиркасе”, “Русия комсомолы” кебек шигарләр, коммунистлар фиркасе һәм комсомол билгеләрен, Советлар берлеге байраларын күрергә була иде.

Ирек Фазылов чыгыш ясый

Ирек Фазылов чыгыш ясый

Чарада иң төп чыгышларның берсен “Хезмәтчән Русия” хәрәкәте вәкиле Ирек Фазылов ясады: “Октябрь инкыйлабы Русия һәм дөнья үсешенә зур йогынты ясады. Бүген ул казанышларны күрмәскә тырышалар. Хакимият илне көрчеккә китереп терәде. Авыл хуҗалыгы җимерелде, сәнәгать, җитештерү бетте. Сайлаулар гадел үтми, ул бары тик ил байлыгын үзләштерүчеләр мәнфәгатенә генә эшли. Коммуналь түләүләр белән халыкны талау бара. Без бу хәлдән берничек тә чыга алмыйбыз. Аңа бер юл – бары тик көрәшеп кенә ирешеп була”, диде Фазлыев.

Равил Төхвәтуллин

Равил Төхвәтуллин

“Курай” исемле бәйсез һөнәр берлеге рәисе Равил Төхвәтуллин урыс шагыйре Владимир Маяковскийның “Совет паспорты турында” шигырен укыды. Ул кулындагы совет паспортын күтәреп, совет илен кайтарырга чакырды.

Республика коммунистлары җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин коммунизм иделларына тугры калырга чакрыды.

Чара резолюия уку белән тәмамланды. Аны фирканең идеология сәркатибе Елена Фролова укып ишеттерде: “7 ноябрь Русиягә генә түгел, ә барлык дөньяга билгеле көн. Бүген безнең шәһәрдә безнең бер генә кызыл байракны да күрмәссең. Хөкүмәт һәм хәбәрдарлык чаралары совет чорын халык хәтереннән төшереп калдырырга тырыша, аның юлбашчыларын пычрату белән шөгыльләнә. Бушлай медицина ярдәме күрсәтү, мәгариф, эшсезлекнең булмавы, арзан хакка ял итү, торак алу – начар, ә бүгенге башбаштаклык әйбәт булып чыга. Соңгы биш елда Русиядә 40 завод ачылган, 365 завод ябылган. Поездларда ерак арага йөрүче 135 маршрут ябылган. Җир салымы ун тапкыр арткан. Чит илләрдән элек гомер буе үзебез җитештергән әйберләр алына. Хәтта тозга кадәр чит илләрдән алабыз. Сыр кебек азыкларны алуны тыябыз, ә байларның чит ил банкларында акчаларын саклауга киртәләр юк.”

Елена Фролов иң алга китеш дип җинаятьчелек үсү һәм фаҗигаләр артуны атады.

Аны сүлпән генә алкышлаганнан соң Советлар берлеге гимны астында тиз арада таралышып та беттеләр.

"Бу хакимият белән халыкның киләчәге юк"

Чаллыда узган урам җыенында “Русия коммунистлары” фиркасе тормыш-көнкүреш шартларына зур игътибар бирде, Русия, Татарстан хакимиятен тәнкыйтьләде. Ләкин бер генә коммунист та бүген Сүриядә барган сугышны искә алып фикер белдермәде.

Чаллы коммунистлары, гадәттәгечә, 7 ноябрь чарасына оркестр да чакырганнар иде. Шушы оркестр инкыйлаб чоры көйләрен тирә-якка яңгыратып Җиңү паркына коммунистлар җыйналуын белдереп торды. Ләкин музыкантлар күпме генә көч куеп уйнасалар да, Октябрь инкыйлабының 98 еллыгына халык агылмады, башка елларга караганда да килүчеләр саны аз икәнлеге күзгә ташланды. Күп дигәндә, биредә 150 ләп кешене күрергә була иде.

Татьяна Гурьева чыгыш ясый

Татьяна Гурьева чыгыш ясый

“Русия коммунистлары” фиркасенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Татьяна Гурьева урам җыенын ачып җибәреп чыгыш ясады. Ул үз чыгышында Татарстанда быел узган сайлауларның зур хәрәмләшүләр белән үтүен ассызыклады. Сәяси эшчәнлек өчен нигезсез җавапка тартуларның арта баруына борчылу белдерде. Ул шулай ук һәртөрле түләүләрнең зурая баруы гади халык өчен күтәрә алмаслык йөккә әйләнүен да искәртте.

Гурьева чыгышында шушы сүзләр дә әйтелде: “Русиядә урам җыеннары оештырган өчен, анда әйтелгән сүз-фикерләр өчен хәзер миллион сумга штрафка тартырга яки биш елга төрмәгә утыртырга да мөмкиннәр. Минем инде Русия кануннары нигезендә ике гаепләвем бар. Хәзер өченчесен дә шушы маддәләргә туры китереп әвәләп куярга мөмкиннәр. Ә мин халыкның хокуклары бозылуы турында чаң кагам, җәмәгатьчелеккә җиткерәм.

Хакимиятләр халыкка төкерә. Мондый хакимият безгә кирәк микән? Моннан 100 ел элекке еллардагы кебек үк олигархлар төркеме хәзер дә ил алдында торган куркынычлар турында белергә теләми. Бу хакимият белән хезмәт кешесенең, халыкның киләчәге юк.

Чаллы коммунистлары җыены

Чаллы коммунистлары җыены

Халык аракыдан, тәмәкедән һәм наркотиклардан күпләп үлә. Бу күренешләр тормышыбызның начар булуыннан килеп чыга. СССРда наркомания юк иде. Бүгенге хакимият тормышны рәтләү өчен нәрсә дә булса эшләргә сәләтле түгел. Чаллыда да хәлләр куанычлы түгел. Соңгы вакытта гына да җитештерү күләме 30 процентка кимеде. Шәһәрнең умырткасы саналган КАМАЗ ширкәте дә күп вакыт тик тора. Быел барысы 21-22 мең машина җитештерү күздә тотыла. Быелның 9 аенда КАМАЗ ике миллиард сумлык зыян күрде”, диде Чаллы коммунистлары җитәкчесе .

Коммунистлар башлыгы Гурьева да, аннан соң чыгыш ясаучылар да Сүриядә барган сугыш, анда Русиянең катнашуы турында нинди дә булса фикерләр әйтмәде, кабул ителәсе зур гына резолюицядә дә сугыш турында бер генә тәкъдимнең дә булмавы күренде. Ә коммунистлар сугышлар турында элек-электән яклап яки каршы фикерләр әйтергә остарган кешеләр буларак билгеле. Ни өчен бүгенге урам җыенында Сүриядә барган сугышка, анда Русиянең катнашуына Чаллы коммунистлары бернинди дә мөнәсәбәт белдермәде? Шушы сорауны без Татьяна Гурьевага юллап мондый җавап алдык: "Әйе, без бүген бу хакта сүз куптармадык. Биредә күтәрерлек проблемнар болай да җитәрлек. Ә болай, Сүриядә Русия хакимияте алып барган сәясәтне без хуплыйбыз. Чөнки анда халык мәнфәгатьләре, ислам экстремистларыннан Сүрия халкы мәнфәгатьләре яклана."

Урам җыенына килүчеләр шушында ук сафларга тезелде һәм җыр-музыка, кызыл аләмнәр астында Чаллының төп урамы буйлап ике чакрым тирәсе юл уздылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG