Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:57

“Мисырга булмаса, ичмасам, Тайландка барырбыз!”


Мисырга очышларның туктатылуы Казан халыкара һава аланына зыян китерәчәк.

Мисырга очышларның туктатылуы Казан халыкара һава аланына зыян китерәчәк.

Русия президенты Путинның Мисырга очуны тыюы Русиядә эшләүче туризм ширкәтләренә дә китереп бәрәчәк. Казан һава аланы да юлчыларның зур өлешеннән колак кагачак.

6 ноябрьдә Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников Мисырга очышларны туктатып торырга киңәш итә. Шунда ук Владимир Путин да хөкүмәткә Русиядән Мисырга очышларны туктатырга боера. Президент сүзчесе Дмитрий Песков аның бу карарын болай аңлата: “Путин хөкүмәттән антитеррор комиссиясе биргән киңәшләрен тормышка ашыруның механизмнарын җайга салуны һәм Русия ватандашларын кире илгә кайтаруны таләп итте”.

Аңа кадәр Британия, Ирландия, Нидерланд, Украина, Франция һәм Литва Синай ярымутравы өстеннән уза торган очышларны туктатырга өлгергән иде инде. Моңа очкычта шартлау булган дигән фикернең төп версияләрнең берсе булуы сәбәп булды.

Татарстан штаб төзеп куярга өлгерде

Русиядән Мисырга очышлар 6 ноябрьдән кичке сәгать сигездән бирле туктатылды. 7 ноябрь иртәсендә инде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мисырда ял итүче татарстанлыларны ватанга кайтару мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк төбәк штабын булдырырга боера. Штабны республиканың вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкли. Штабка Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстанның туризм комитеты, Казан һәм Түбән Кама хакимият вәкилләре кертелде.

Хәзер Мисырда 3,5 мең татарстанлы ял итә диелде.

Казан халыкара һава аланы сүзчесе Гадел Гатауллин хәбәр итүенчә, Казан белән Мисыр арасында атнасына алты рейс башкарыла: дүртесе Һургада курортына оча, калган икесе Шәрм-әш-Шәехкә. Казаннан фәкать чартер очышлар гына бар. Аларны “Red Wings”, “Nordwind”, “КатэкАвиа” һәм Оренбур һава юллары ширкәтләре башкара. Чаллының “Бигеш” халыкара һава аланыннан да Мисырга атнасына ике тапкыр очып китәргә мөмкин. Очышларны “Nordwind” белән “Royal Flight” ширкәтләре башкара.

Кешеләр – аерым, багаж аерым кайта

Русия ватандашларын Мисырдан кире кайтаруны Русия хөкүмәте “эвакуация” дип атады. “Эвакуация” гаять кызыклы рәвештә башкарыла. Мисырга килгән русиялеләрне очкычка фәкать кул букчалары белән генә кертәләр. Ягъни алар багажны Мисырда калдырырга тиеш. Багажны исә башка рейслар белән “Русия почтасы” оешмасы кайтара. Янәсе, иминлек таләпләре шуны куша. Имеш, 31 октябрьдә һәлакәткә юлыккан “Когалымавиа” очкычына шартлаткыч матдәне багажка тыккан булганнар.

Беренче “эвакуацияләнгән” юлчылар Татарстанга инде кайта башлаган

Иң кызыгы шул ки: багаж иң элек Мисырдан Мәскәүгә килеп төшә, аннары аны даими рейслар белән кирәкле шәһәргә кайтаралар. Әйтик, Казаннан Мисырга киткән юлчының багажы әүвәл Мисырдан Мәскәүгә оча, аннары Мәскәү-Казан рейсы белән Татарстан башкаласына җибәрелә. Казан һава аланы исә “Сезнең багажыгыз кайтты” дигән хәбәр белән чемоданнар хуҗасы белән элемтәгә керә. Һәм багаж иясе аны алыр өчен, тагын һава аланына килергә тиеш була.

Әйтергә кирәк, беренче “эвакуацияләнгән” юлчылар Татарстанга инде кайта башлаган. Ә менә багажлары һаман юк – тоткарлана. Казан халыкара һава аланы багажның вакытында килмәвен таный һәм әйберләрен көткән кешеләргә махсус анкета тутырырга куша.

Кырым һәм Төркия үзләренә чакыра

Мисырга очышларны туктатырга өлгермәделәр – Кырым башлыгы Сергей Аксенов Русия халкын Кырымга килергә өнди башлады. “Кырым туристларга Мисыр һәм Төркия курортларындагы ялдан бер дә ким булмаган тәкъдимнәр әзерли. Республиканың курортлар һәм туристлык министрлыгы бу юнәлештә инде актив эшли”, диде ул.

Аның сүзләрен шушы министрлык җитәкчесе дә куәтли: “Кырымның көньяк өлешендә коры субтропик климат хакимлек итә. Анда көз көне дә ял итеп, сәламәтләнеп була”, дип белдерде Сергей Стрельбицкий.

Интернетта шул уңайдан шундук һәртөрле шаярулар башланды. Халык Кырым белән Мисырдагы һава температурасын чагыштыра: “Ялтада +8, Хургадада +27” дип язалар.

Климаты яхшы, ә менә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе Советлар берлегендә кебек

Кырымда октябрь башында ял итеп кайткан Резидә Фәтхеддинова да ярымутраудагы ялыннан канәгать булмаган: "Климаты яхшы, ә менә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе Советлар берлегендәге кебек. Ә бәяләр коточкыч! Акмәчет һава аланыннан диңгез буена барып җитәр өчен таксига 2500 сум түләргә туры килде. Йөземнең килосы 250 сум! Кырымда үскән чикләвек өчен килосына 450 сум түләдем!" дип сөйләде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Шул ук вакытта Төркия дә ял итәргә теләүче русиялеләрне үзенә чакырды. “Анталия провинциясе Мисыр урынына Төркиягә барырга риза булган барлык туристларны кабул итә алачак”, дип белдерде Анталиянең мәдәният һәм туристлык департаменты җитәкчесе Ибраһим Аҗар.

Анталиядә елның бу вакытында инде коенып булмаса да, анда барырга ризалашкан юлчылар табылды. 7 ноябрьдә Петербурдан Төркиягә беренче шундый чартер очыш башкарылды: бу рейстагы кешеләрнең барысы да Мисырга юлламалар алган булган һәм, ялдан бөтенләй колак какмас өчен, Кызыл диңгез урынына Урта диңгезгә барырга карар кылган.

Компенсация юк. Тайландны тәкъдим итәләр

Күп кеше Русия хөкүмәте оештырган “эвакуация”не акыллы рәвештә эшләп була иде дип уйлый. Интернетта “Нишләп соң Мисырга инде килеп ял итә башлаган кешеләрне дә ашыгыч рәвештә өйләренә кайтырга мәҗбүр итәләр? Яллары беткәч, имин рейслар оештырып, кайтарсыннар иде. Нишләп аларга тияләр?” дигән эчтәлекле язмалар шактый.

Туристлык өлкәсен күзәтеп барган белгечләр исә Русиядән Мисырга очышларның туктатылуы күп кенә ширкәтләргә зур зыян салачак дип белдерә. Яңа ел бәйрәмнәренә инде 250 меңләп юллама сатылган булган. Аларга акча кайтарырга ашыкмыйлар. Мисыр урынына Төркиягә яисә Тайландка барырга тәкъдим итәләр.

Мисыр урынына Төркия яисә Тайландка барырга тәкъдим иттеләр. Акча кайтарабыз, димиләр!

Казан кызы Алсу Әхмәтҗанова 7 ноябрь кичендә Мисырга очып китәргә тиеш иде. Әмма хәзер ул Тайландка очарга әзерләнә: "Гомеремдә беренче тапкыр чит илгә юллама сатып алдым. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, килеп чыкмады инде. Шәрм-әш-Шәехтәге 10 көнлек ял өчен берүземә 54 мең сум түләдем. Мисырга рейслар туктатылганнан соң, туристлык ширкәте миңа шалтыратып Мисыр урынына Төркия яисә Тайландка барырга тәкъдим итте. Акча кайтарабыз димиләр. Төркиягә барырга өндиләр. Ә анда бит хәзер диңгездә коенып булмый – суы салкын! Тайландка барырга булдым инде. Тик анысы өчен тагын 12 мең сум өстәргә туры килде. Ярар инде, Мисырга булмаса, ичмасам, Тайландка барырбыз!" дип сөйләде Алсу.

Чыннан да, Ростуризм оешмасы сатып алынган юлламалар белән нишләргә икәнен әле хәл итмәгән. Фәкать “Натали-Турс” операторы гына Мисыр юлламалары өчен акчаны кире кайтара башлаган дигән хәбәр чыккан.

Мисыр да, Казан да зыян күрәчәк

Мисыр икътисадының уннан бер өлеше туристлыкка нигезләнгән. Илгә ял итәргә килүчеләрнең 30 проценты Русия ватандашлары. Белгечләр фикеренчә, Русиядән очышлар туктатылу сәбәпле илнең кереме 3,5%ка кимергә мөмкин.

Шул ук вакытта Русиядә эшләүче күпсанлы туристик ширкәтләргә дә куркыныч яный. Кризис аркасында болай да акчасы кимегән халык Дубай, Мальдив утраулары, Доминикана ише кыйммәтле курортларга йөри алмый. Җәй көне чит илгә барырга мөмкинлеге булган кешеләрнең күбесе Төркиягә, кышын исә Мисырга юл тота. Хәзер исә Мисырга юл ябык, ә Берләшкән гарәб әмирлекләре белән Тайландка юлламаларның бәясе бермә-бер зуррак.

Кайчандыр илне бөтен дөньядан аерып торган “тимер пәрдә” янә әйләнеп кайта

Халыкның бер өлеше Русия чикләрен акрынлап яба дигән фикердә тора. Иң элек полициядә эшләүчеләргә чит илгә чыгарга тыелды. Аннары түрәләргә фәкать Русиядә теркәлгән һава юллары белән генә очарга боерылды. Хәзер менә Мисырга очышлар туктатылды. Кайчандыр илне бөтен дөньядан аерып торган “тимер пәрдә” янә әйләнеп кайта диләр.

Казан халыкара һава аланы да Мисырга очышларның туктатылуыннан зур зыян күрәчәк. Һава аланына быел 2 миллион юлчы булырга тиеш дигән максат куелган иде. Әмма Татарстан башкаласында су спорты дөнья беренчелеге үткәрелсә дә, юлчыларның саны, узган ел белән чагыштырганда, 9%ка кимегән. 2015 елның беренче тугыз аенда Казан һава аланын 1,4 млн. юлчы файдаланган. Шарм-әш-Шәех белән Һургада, Анталиядән соң иң популяр чартер очышлар, аларның юкка чыгуы – юлчыларнpың кимүенә тагын бер сәбәп.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG