Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:03

Сәлимҗанов премиясен Таҗетдинов, Мәрданов, Галиев алды


7 ноябрь кичендә Камал театрында Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды. Театр сәнгате өлкәсендә бирелүче беренче Республика премиясенә Камал театрыннан Ринат Таҗетдинов, Әтнә театрыннан Гомәр Мәрдәнов һәм Түбән Кама театрыннан Рөстәм Галиев лаек дип табылды.

7 ноябрь-Камал театрының элеккеге баш режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә быел беренче тапкыр аның исемен йөрткән республика премияләрен тапшыру тантанасы үтте.

Тантанада Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиевның исемен алып баручылар игълан итсә, Камал театры артисты Ринат Таҗетдиновны һәм Әтнә театрын оештыручылардан һәм аның баш режиссеры булган Гомәр Мәрдәновның исемнәрен исә, элеккеге видеоязмалар аша аларны мактап Марсел Сәлимҗанов үзе игълан иткән кебек булды.

Премияләрне исә Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Мөхәммәтшин үз чыгышы барышында Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең театр әһелләре һәм тамашачыларга атап язган мөрәҗәгатен дә укып үтте һәм аннан үз фикерләрен дә җиткерде.

"Бу чара-бер яктан үзебезнең театрга күп көч куеп, саклап калып, аның үсешенә гомерен салган Марсель Сәлимҗановны искә ала торган эшчәнлек, ә икенче яктан үзебезнең театрларыбызга хезмәт итүче артистларыбыз, режиссерларыбыз, музыкантлар, рәссамнарыбызга халык алдында аларның эшләгән эшләрен күрсәтеп без аларга баш иеп рәхмәтебезне әйтергә тырышабыз. Рәхмәт сезгә. Милли театрыбызны саклап, бердәм булып яшәргә насыйп булсын иде", дип, Мөхәммәтшин лауреатларга борылып үзенең рәхмәтен җиткерде.

Бүләкләүләрдән соң, әлеге көн уңаеннан тамашачыларга Марсель Сәлимҗановның "Гөргери кияүләре" спектакле күрсәтелде.

Татарстан профессиональ театр сәнгатенә үзеннән зур өлеш кертүчеләргә ике елга бер мәртәбә өч кешегә бирелүче әлеге премия 200 мең сумны тәшкил итә. Лауреатларга түш тамгасы һәм диплом да тапшырыла.

Камал театрының атаклы баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов исән булса, бүген аңа 81 яшь тулган булыр иде.

XS
SM
MD
LG