Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:01

Казанда театр әһелләренә Сәлимҗанов исемендәге бүләкләр тапшырдылар


Марсель Сәлимҗанов

Марсель Сәлимҗанов

Казанда театр әһелләренә режиссер Марсель Сәлимҗанов исемендәге бүләкләр тапшыру тантанасы үтте.

7 ноябрь кичендә Камал театрында театр әһелләренә реҗиссер Марсель Сәлимҗанов исемендәге бүләкләр тапшыру тантанасы үтте.

Бу бүләк беренче тапкыр бирелде, аның күләме 200 мең сум. Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов, Әтнә театры режиссеры Гомәр Мәрдәнов, Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры реҗиссеры Рөстәм Галиев әлеге бүләккә лаек булды. Бүләкләр Камал театрында үз вакытында Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән "Гөргөри кияүләре" тамашасы алдыннан бирелде.

Театр белгечләре Прагада булганда бу яңа бүләкне театрлар үсешенә этәргеч, сәхнә хезмәткәрләренең эшен дә күрү һәм бәяләү булыр дип бәяләгән иде.

7 ноябрь – Марсель Сәлимҗановның туган көне, тууына 81 ел булды. Театр әһелләре аның каберенә зыярат кылды.

****

Марсель Хәким улы Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә артистлар Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә Казанда туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1952 елда ул Казан университетының юридик факультетына укырга керә.

1957 елның җәендә, Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы спектактакльләренә фехтование күренешләре куя һәм соңгы курста университетны ташлап ГИТИСның режиссура бүлегенә укырга керә.

Институтны 1961 елда тәмамлап, 3 ел рус Яшь тамашачылар театрында эшләгәннән соң, 1966 елның 12 мартыннан Камал театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.

Марсель Сәлимҗанов 1971 елда Тукай бүләгенә лаек була, 2001 елда Русиянең "Алтын битлек" премиясен ала, 2001 елда аңа Татарстан фәннәр академиясенең академигы дәрәҗәсе бирелә.

Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында вафат була.

XS
SM
MD
LG