Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев сепаратистларны Украина көнчыгышында низагны көчәйтүдә гаепләде


Донбасста укриан хәрбиләренең сызыклары
Донбасста укриан хәрбиләренең сызыклары

Киев 18 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр ут ачмау килешүенең 26 тапкыр бозылуын белдерә.

Киев үзбилгеләнгән Донецки һәм Луһански "халык республикалары" яклыларны Украина көнчыгышында низагны көчәйтүдә гаепләде. Украина гаскәрләре мәгълүматларына күрә, шимбә кичендә Зайцево, Опытное, Новгородское, Пески һәм Гранитное авылларында украин ныгытмаларын утка тоткына. Авдеевка һәм Красногоровкага да атканнар. Һәлак булучылар һәм яраланучылар турында хәбәр ителми.

ДНР узган тәүлектә украин армиясе алты тапкыр үзбилгеләнгән республикага ут ачты дип белдерә. Сепаратистлар мәгълүматларына күрә, аерым алганда Спартак һәм Зайцево авылларына атканнар. Шулай ук һәлак булучылар һәм яраланучылар турында хәбәр ителми.

Киев 18 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр ут ачмау килешүенең 26 тапкыр бозылуын, сепаратистларның 350 тапкыр "провокация максаты белән атуларын" белдерә. Донбасста ут ачмауны күзәтү үзәгенең украин хезмәткәрләре бу хәлне һөҗүмнәрнең максаты - төбәктә вазгыятьне тотрыксызландыру һәм коралны чигендерүне өзү дип бәяли.

XS
SM
MD
LG