Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:48

Илдар белән Гүзәл дуэты бер яшьлек уллары хөрмәтенә Казан һәм Уфада тамаша куя


6,7,8 ноябрьдә Казанның Уникс залын тутырып Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның “Улым” концерты узды. “Кечкенә Самир күзлегеннән башлана тамашабыз. Мюзикл форматында эшләдек, театральләшкән тамаша”, ди режиссер Радик Бариев. Сценарий авторы шулай ук Камал театрыннан, Илгиз Зәйниев.

Берничә ай алдан “Зур җыр бәйрәме көтелә” дигән игъланнарны Казан тамашачысы һәрдаим ишетеп торды. Татар эстрадасының билгеле артистлары Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова ике-өч ел башкалада концертлар куймый торган. Бәлки шуңа да шәһәрдә концертка билетлар берничә атна алдан сатылып беткән. Быел җырчылар журналистларны җыеп та халыкка күңелле тамаша вәгъдә итте. Моның өчен хәтта Камал театрыннан режиссер-сценаристлар да җәлеп иткәннәр.

Режиссер Радик Бариев җырчыларның “Улым” дигән 12нче сезон тамашасының сценариеннән да, куелышыннан да канәгать булуын әйтә: “Кечкенә Самир күзлегеннән башлана тамашабыз. Мюзикл форматында эшләдек, театральләшкән тамаша. Бик күп артистлар белән эшләгәнем бар, кемдер “ничек тә ярый, син ничек әйтәсең, шулай булсын” дияргә дә мөмкин. Илдар белән Гүзәл битараф түгелләр, һәрнәрсәне аңларга тырышып, тәфсилләп, фикерләп, үзләре аша үткәреп, аңлап эшлиләр. Мин-минлек, тәкәбберлек, масаю кебек сыйфатлары юк. Бик гади булулары белән шаккатырдылар”, ди ул.

Радик әфәнденең аларга карата фикерләре быел көзен җырчылар чыгарган “Бәхет бит ул” китабында да урын алган.

Концертның сценарий авторы Илгиз Зәйниев Илдар һәм Гүзәл белән күптән түгел танышкан. Аларның үз һөнәрләренең остасы булып, тырышып эшләүләренә игътибар иткән.

“Алар, гомумән, ару-талуны белмидер сыман. Үзләре белән хезмәттәшлек иткән башкалардан да шуны ук таләп итәләр. Бу – иң дөресе. Әгәр дә син чын артист икән, башкача булырга да тиеш түгел. Еш кына безнең эстрадада аз вакыт һәм энергия сарыф итеп зур уңышларга ирешмәкче булалар. Ләкин бу мөмкин түгел”, ди Илгиз Зәйниев.

“Бозы да була, утлы шоулары да” дип әйткән иде матбугат очрашуында җырчы дуэт. Ләкин алдан бирелгән вәгъдәләргә карамастан, шоу-тамаша кайбер тамашачыларга гади бер концерт форматында күренде. Сәхнә бизәлешенә, декорацияләргә артык игътибар итмәгәннәр, боз да, һолливудларча утлы шоулар да булмады, төп игътибарны артистлар үзләрендә тотты, тамаша уртасында аларга балалары да кушылды. Кызлары җырлады, чараның төп каһарманы – бер яшьлек уллары Самир әти-әнисе оештырган “Улым” тамашасының исемен акларга тырышкандай сәхнәдә берничә адым йөреп, уенчык белән уйнап күрсәтте дә кереп юк булды.

"Мин унике ел малай көттем. Кемдер моны шаяру дип кабул иткәндер. Ходайдан чын күңелдән сорасаң, бирә икән. Аллага шөкер, улыбыз бар. Яңа програмны аңа багышлап "Улым" дип атарга булдык", дигән иде Илдар концертлары башланыр алдыннан.

Гүзәл белән Илдар сәхнәгә улыбыз Самир да чыга, алай гына да түгел, ул концерт дәвамында "сөйләшәчәк", концертның төп алып баручысы ул булачак дигәннәр иде. Бу сүзләрне турыдан-туры аңлаган тамашачының теләге чынга ашмады, бер яшьлек улларының алып баруы – башка бала тавышы белән яздырылган Самирның видеолары, әти-әтинесең үз-үзләрен уйнап-җырлаган мәхәббәт тарихы булып чыкты.

Тамашаны Илдар белән Гүзәл үзләре алып барды, кайвакыт концерт туй мәҗлесенә охшап калды, бигрәк тә сәхнәдә туйда уйната торган уен һәм залга төшеп тамашачы белән аралашу башлангач, бу нык сизелде. Төп ниятләре – ир белән хатын арасындагы мәхәббәтне арттыру дип аңладык, Гүзәл берничә кешедән ничә ел бергә гомер итүләрен һәм бер-берсенә матур сүз әйтү-әйтмәүләрен сорады. Тамашачы ялганлап тормады, ничек бар шулай итеп, “Төрле чаклар була инде, монсы да тегесе дә әйтелә” дип җавап кайтарды.

Ни генә дисәк тә, меңләгән тамашачы Илдар белән Гүзәлнең концертларына агылды, тамаша башланганчы Уникс ишек төбендә “Билетларыгыз юкмы?” дип борчылып берничә кеше йөрде. Уникс залында да әти-әниләре белән килгән кайбер балалар идәндә утырды.

Казаннан соң җырлы дуэт “Улым” програмын күрсәтергә 13 ноябрьдә Уфага юл тота. Көз башында бу тамашаны Мәскәү һәм Себер яклары күрде. Илдар белән Гүзәл сүзләренчә, Казан тамашачыларының теләген истә тотып яңа ел башында Казанда өстәмә концертлар булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG