Accessibility links

Русиядә Мисыр белән эшләүче туризм ширкәтләре 3.6 млрд сум югалтачак


Шәрм-әш-Шәех һава аланыннан Русиягә китүчеләр
Шәрм-әш-Шәех һава аланыннан Русиягә китүчеләр

Мисырга очышларның туктатылуы сәбәпле сәяхәт ширкәтләренә зур зыян киләчәк, дип белдерде туризм рәсмиләре.

Мисыр Русия туристлары арасында иң яратып йөри торган ял урыны булганга, сәяхәт ширкәтләре 3.6 млрд сумга кадәр акчаны югалтачак, дип хәбәр итте журналистларга Русия туроператорлары берләшмәсе вице-президенты Дмитрий Горин.

Мисырдагы туристларның 30% - Русиядән иде. Узган ел Мисырның диңгез буенда 3 млн Русия ватандашы ял иткән.

Узган атнада Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников Мисырга очышларны туктатып торырга киңәш итте, Владимир Путинның да Русиядән Мисырга очышларны туктату фәрманы чыкты. Бу көннәрдә Татарстаннан Мисырда 3 меңнән артык кеше ял итә, аларның бер меңе кайтарылган. Уфага Башкортстаннан киткән 670 кеше кире кайткан. Ял итүчеләрнең барысы да багажсыз кайта. Багаж аерым очкыч белән Мәскәүгә, аннан Казан һәм Уфага җибәрелә.

Узган атнада шулай ук АКШ, Британия, Нидерланд һәм тагын берничә ил үз туристларына Мисырдан китәргә киңәш итте. 31 октябрь Шәрм әш-Шәйхтән Петербурга юл алган "Когалымавиа" (Metrojet) очкычында һәлакәт сәбәпле 224 кеше һәлак булды. һава аланы хезмәткәрләре Associated Press агентлыгына иминлек таләпләренең бозылу очраклары турында сөйләгән булган.

XS
SM
MD
LG