Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павленскийның ФСБ ишегенә ут төртүе социал челтәрләрне "шартлатты"


ФСБ ишегенә ут төрткән Петр Павленский
ФСБ ишегенә ут төрткән Петр Павленский

Сәяси сәнгать әһеле Петр Павленский үзенең чираттагы гамәле белән социал челтәрләрдә шау-шу тудырды.

Сәяси сәнгать әһеле Петр Павленский узган төндә Мәскәүдә ФСБның Лубянкадагы төп бинасы ишегенә ут төртте. Иртәнгә социал челтәрләр мәш килә иде.

Элекке гамәлләрендә Павленский Путин хөкүмәтенә ризасызлык белдереп Pussy Riot төркемен хөкем иткәндә авызын тегеп куйды, "полиция дәүләтенә" каршылык йөзеннән үзенең умалын Кызыл мәйдан ташына кадаклап куйды, Русиядә психиатриянең каршы булучыларга каршы кулланылуына чыдый алмыйча колак йомшагын кискән иде.

Павленскийның соңгы гамәленә карата социал челтәрләрдә фикерләр бүленде. Күпләр аңа теләктәшлек белдерә.

Надя Толоконникова:

Искитмәле Петр һәм аның гамәле.

Роман Удот:

Тәмуг ишегенең нинди икәнен күрдек. Яктыртуны гына яхшыртасы иде.

Марат Гельман:

Шәп һәм матур гамәл. Элекке гамәлләреннән дә әйбәтрәк.

Евгений Фёдоров:

Русиядә иң шәп ялгыз пикет.

Константин Боровой:

100 елдан да бу Русиянең символы булачак.

Павленский гамәленә тискәре мөнәсәбәт тә бар.

Павленскийга моның өчен АКШта нәрсә булыр иде дигән гадәттәге сорау да куела.

Иминлек мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә.

Һәм, соңгысы -- Петрның үзенә хәзер ни булыр?..

XS
SM
MD
LG