Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Тинчурин театры балаларны әкият күрсәтеп җәлеп итмәкче


8 ноябрь Казанның Тинчурин театрында нәни тамашачылар өчен "Әкият китабы" әсәренең премьерасы булды. Яшь режиссер Зөлфәт Закиров белән драматург Шамил Фәрхетдинов әкият аша балаларда татар театрына мәхәббәт уятмакчы. Алар җанлы әкиятне интернеттагы сәер мультфильмнардан яхшырак дип саный.

"Күп кенә балалар театрга беренче тапкыр килә һәм шушы бер сәгать эчендә без аларга театр сәнгатенә мәхәббәт орлыгы салып калырга тиешбез", ди “Әкият китабы” әсәрен иҗат иткән драматург Шамил Фәрхетдинов.

Әкиятсез яши алмаган хан-солтан үзенең хезмәтчесе – Гайрәт исемле егеттән әкияттә очраган бар каһарманнарны әмер биреп таптыра торган була. Курку белмәс, шаян һәм хәйләкәр Гайрәт теләсә-теләмәсә дә хан кушканнарны үтәргә дип юлга чыга һәм төрле маҗараларга юлыга. Спектакльдәге каһарманнар беренче минутлардан ук тылсымлы әкият дөньясына алып кереп китә. Аларның һәрберсенең үз холкы, үз йөзе һәм нәни тамашачыга әйтер сүзе барлыгы күренде.

“Гомумән алганда, безнең театрыбызда әкиятләр чама белән 20 ел элек кенә пәйдә булды. Бу хәл театрга баш режиссер Рәшит Заһидуллин килгәч күзәтелә башлады. Без һәр ел диярлек нәни тамашачыларыбызга әкият тәкъдим итәбез. Безнең балалар күңеленә матурлык, яктылык кертәсебез килә. Чөнки бүгенге көндә телевизорны ачсак, анда чит ил мульфильмнары, аларның каһарманнары да табигый түгел: шакмак башлы, куркыныч зур күзле, аңлашылмый торган җан ияләре, күбесенең үзәгендә дөньяны бетерү, планетаны шартлату кебек куркыныч сюжетлар күрсәтелә. Бу – без карап үскән әкиятләрдән нык аерыла” диде Шамил Фәрхетдинов.

Драматург сүзләренчә, балаларга мәңгелек кыйммәтләрне чагылдыручы әкиятләр күрсәтергә кирәк. Яшь тамашачы татар әкиятләрен бик яратап кабул итә, һәм театр матур, затлы, балаларның күңеленә яхшылык, иман орлыгы сала торган әкиятләр куерга тиеш. Шамил әфәнде киләчәктә әлеге орлыклар татар сәнгатенә, татар дөньясына мул җимешләр бирер дип уйлый.

Тинчурин театрының яшь режиссеры Зөлфәт Закиров “Әкият китабы” спектаклен Казанда беренче тапкыр куя. “Балалар өчен кую бик җаваплы икән ул. Спектакльдә артист буларак бер генә образ тудырсаң, монда һәрбер образ синең башыңда бөреләнергә тиеш. Артистларга килгәндә, бернинди авырлыклар, каршылыклар да булмады, чөнки мин үзем театр артисты һәм без бер гаилә сыман яшибез. Режиссер буларак, мин артистларга үз идеямне тапшырырга тиеш идем һәм аларны ышандыру да минем өстә иде. Һәм без бергә уйлап, фикерләшеп, импровизацияләр ясап, шушы матур әкиятне тудырдык”, ди Зөлфәт.

Аның фикеренчә, балаларга әкият кую, драма яисә комедияне сәхнәләштерүгә караганда күпкә авыррак. “Әкият китабы” – ул үзенә күрә сынау булган. Чөнки балаларның игътибарын тотарга, кызыктыра белергә, сәхнәдәге уен белән мавыктыра алырга кирәк, ди режиссер. “Спектакльнең төп идеясе – дөньяда, әкияттәге кебек авыр вакытта кул сузучы кешеләр күбрәк булсын иде. Ярдәм итеп яшәү – балада кечкенәдән үк тәрбияләнергә тиеш. Тормышның катлаулы мизгелләрендә кул бирә белү, чокырдан тартып чыгару – әкияттә сурәтләнгән темаларның берсе” дип өстәде режиссер.

Спектакльнең артистларына килгәндә, танылган актерлар белән беррәттән, театр коллективына быел гына килеп кушылган яшь артистлар Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттәхова һәм Салават Хәбибуллин да “Әкият китабы”нда катнашкан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG