Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония 2017 елда бәйсезлеккә ирешү планын әзерләргә карар итте


27 сентябрьдәге төбәк сайлавында бәйсезлек тарафдарлары җиңгәннән соң бәйрәм итү
27 сентябрьдәге төбәк сайлавында бәйсезлек тарафдарлары җиңгәннән соң бәйрәм итү

9 ноябрьдә Каталония парламенты Испаниядән аерылу планын әзерләү турында декларацияне хуплап тавыш бирде. Мадридның кискен каршы булуына карамастан, бу план 2017 елга Испаниядән бәйсезлеккә ирешү адымнарын билгеләргә тиеш.

Каталониядә сентябрь аенда узган сайлауда бәйсезлек яклы фиркаләр җиңеп чыгып беренче мәртәбә төбәк парламентында күпчелеккә иреште һәм бәйсезлеккә илтүче юл харитасын булдыру турындагы декларация 9 ноябрьдә 72 уңайга 63 каршы тавыш белән хупланды.

Бу декларациядә 2017 елга ук тулы бәйсезлеккә ирешүне күздә тотып аерым социаль тәэминат һәм финанс системнарын булдыру турында канун әзерләүгә 30 көн эчендә керешү турында язылган.

Испаниянең үзәк хакимияте әле бу декларация тавышка куелганчы ук, әгәр дә ул хупланса, аны гамәлдән чыгаруны сорап конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген белдергән иде. Мәхкәмә хөкүмәтнең мөрәҗәгатен кабул итәр дип көтелә. Шуннан соң мәхкәмә дәлилләр белән танышып карар чыгарсын өчен беркадәр вакыт таләп ителәчәк һәм шул вакытка әлеге декларация гамәлгә кертелми торырга тиеш булачак.

20 декабрьдә узачак илкүләм парламент сайлавы алдыннан төп оппозиция саналган социалистлар һәм "Ватандашлар" исемле, уртачыл уң караштагы яңа фирка Испания премьер-министры Мариано Раһойга бу мәсьәләдә теләктәшлек белдерә.

Мариано Раһой
Мариано Раһой

Раһойның бу мәсьәләдә уртак фронт булып каршы тору тәкъдименә бары иң сул караштагы Подемос (Без булдырабыз) фиркасе генә каршы чыкты. Подемос Каталониянең Испаниядә калуын теләсә дә, бәйсезлек референдумы нәтиҗәләрен кабул итәчәген белдерде.

Каталония декларациясендә бәйсезлек алу хәрәкәтенә Испания хакимиятләренең, шул исәптән конституция мәхкәмәсенең карарлары тәэсир итмәячәк диелә.

"Декларациядә язылганнар, конституция мәхкәмәсенең ни әйтүенә карамастан, гамәлгә ашырылачак. Испания хакимияте каршы чыкса да, безнең көчебез һәм легитимлыгыбыз җитәрлек", ди 135 урынлы парламентта 72 тавышка ия булган "Әйе өчен бергә" коалициясе әгъзасы Пере Арагонес.

Сентябрь аенда Раһой хөкүмәте конституция мәхкәмәсенә мәхкәмә карарларын үтәүдән баш тартучы җитәкчеләрне тиз генә вазифаларыннан алу вәкаләте бирде һәм бу карар беренче чиратта Каталониягә каршы юнәлтелгән карар дип санала.

Испания хөкүмәте шулай ук конституциянең Мадридка канун кысаларыннан чыккан төбәк хакимиятләрен алыштыруны яки аларны финанслауны туктатуны рөхсәт итүче 155нче маддәсен куллану мөмкинлегенең артуын белдерде.

Кайбер яклары белән Татарстанны яки Башкортстанны хәтерләткән, 7,5 миллион халкы булган Каталониядә соңгы елларда бәйсезлек омтылышлары көчәя бара. Испанчадан аерым үз теленә ия Каталония донор төбәк буларак кеременең, Татарстанныкы кебек үк булмаса да, зур гына өлешен федераль үзәккә җибәреп бара һәм Испаниядәге икътисади кризис вакытында бәйсезлеккә чакыручыларны яклау артып китте.

Каталониягә күбрәк вәкаләт бирүче 2006 елгы канунның 2010 елда конституция мәхкәмәсе карары белән гамәлдән чыгарылуы аерылу тарафдарларының тәвәккәллеген тагын да ныгытты.

2014 елда Каталония бәйсезлек турында рәсми референдум уздырырга җыенса да, хөкемдарлар андый референдум конституциягә каршы килә, чөнки бәйсезлек мәсьәләсендә карарны бөтен Испания сайлаучылары бергәләп чыгарырга тиеш диде.

Шулай да 2014 елның ноябрендә Каталония символик булса да референдум уздырырга карар итте һәм сайлаучыларның 37 проценты катнашкан ул референдумда бәйсезлекне хуплап тавыш бирүчеләр 80 проценттан артып китте.

XS
SM
MD
LG