Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал": Минюст хакимиятне тәнкыйтьләүне аны алып ташлауга тиңли


"Мемориал" шурасы рәисе Александр Черкасов
"Мемориал" шурасы рәисе Александр Черкасов

Хокук яклаучы Русия Конституциясендәге хокук һәм ирекнең иң югары кыйммәтләр булуын әйтеп, "Мемориал" түгел, ә Юстиция министрлыгы Русиянең Конституцион нигезләрен җимерә, дип белдерә.

Русия юстиция министрлыгының "Мемориал" хокук яклау үзәге илнең Конституцион төзелешен җимерә дип гаепләүне әлеге үзәк шурасы рәисе Александр Черкасов: "Минюст хакимиятне тәнкыйтьләүне аны алып ташлауга тиңли", дип бәяләде.

"Хакимият вәкилләре, шул исәптән иң югарыда утыра торганнар да кеше хокукларын һәм халыкара хокук нигезләрен боза икән, без дәшми кала алмыйбыз", дип белдерде Черкасов. Аның сүзләренчә, Минюст карары советлар хакимиятләренең башкача фикер йөрткәннәр белән көрәшкән заманнарына кайтара.

Хокук яклаучы Русия Конституциясендәге хокук һәм ирекнең иң югары кыйммәтләр булуын әйтеп, "Мемориал" түгел, ә Юстиция министрлыгы Русиянең Конституцион нигезләрен җимерә, дип белдерә.

Дүшәмбе министрлык "Мемориал"ны һәм аның әгъзаларын илнең сәяси режимын алыштыруга, хәзерге хакимиятәрне бәреп төшерүгә чакырып Русиянең Конституцион нигезләрен боза, дип гаепләде.

Министрлык тикшерүендә дәүләтнең югары органнары үткәргән дәүләт сәясәтенә каршы җәмгыятьтә тискәре караш тудыру өчен "Мемориал"ның сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүе турында әйтелә. Тикшерүдә ике мисал китерелә. Беренчесе – халыкара "Мемориал" белдерүендә "Русиянең Украинага карата булган гамәлләре агрессия билгеләмәсенә туры килә", дип күрсәтелгән. Икенчесе – сайттагы фикерләр арасында "Мәскәүнең Замоскворецки мәхкәмәсенең "Сазлык эше" буенча чыгарган карары белән килешмәү" турында да бар. Минюст фикеренчә, әлегеләр Русиянең Конституцион нигезләрен җимерү булып тора.

XS
SM
MD
LG