Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28

Татарстанның Русиядәге вәкиллеге уздырган медиаклуб утырышында Рөстәм Миңнеханов хәзерге мөддәте ахырына кадәр президент булып калачагын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов сайланган мөддәте тәмамланганчы президент булып калачагын белдерде. Бу хакта ул Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге уздырган медиаклуб утырышында әйтте. Миңнеханов быел Татарстан президенты итеп тагын дүрт елга сайланды, инаугурация 18 сентябрь булды.

2010 елда кабул ителгән федераль канун нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына җирле парламентлар барысы да бер исем белән аталырга, җитәкчеләре "башлыкларга" әйләнергә тиеш иде. Русия Дәүләт думасы Татарстан өчен бу вакытны бер елга кичектерде.

Дума депутаты, үз вакытында Татарстан конституциясе авторларының берсе булган Василий Лихачев, федераль канунны үтәү кирәклеге турында белдерде, әмма җәмгыять фикеренә дә колак салмыйча булмый, диде.

"Татарстан Дәүләт шурасында республикада президентлыкны саклау турында референдум уздыру турында уйланалар. Бу федераль үзәк белән республика мәнфәгатьләрен исәпкә алып кылынган гамәл һәм вазгыятьтән чыгу юлларының берсе була ала", диде Лихачев​. Депутат сүзләренә караганда, бу җиңел булмаячак. "Халыкка республика җитәкчесе ничек кенә аталса да, аның мәгънәсе шундый ук динамик, нәтиҗәле һәм тулы булачагын аңлатырга кирәк", диде Лихачев.

Рамзан Кадыров Чечняда президентлыкны 2010 елның августында бетерде. Аннан соң шуны ук барлык Төньяк Кавказ һәм калган республикалар эшләде. Бүгенге көндә президент атамасы Татарстанда гына сакланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG