Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:30

Русиялеләр Мисырдан китә барганда, Европа туристлары килә тора


Марса Аләм шәһәре янындагы диңгез

Марса Аләм шәһәре янындагы диңгез

Русия үз ватандашларын Мисырдан ашыга-ашыга кире кайтарганда, Европа илләреннән туристлар көн саен ялга килә тора.

Русия туристлары гадәттә Хургада һәм Шәрм әш-Шәехкә йөри. Мисырда әле кеше кулы тимәгән су асты дөньясы булган Марса Аләм курорты бар. Анда күпчелек Европа илләре туристлары ял итә. Отельләр берсеннән берсе 5-15 чакрым ераклыкта торган, шәһәр үзәгеннән ерак булган бу урынга Германия, Финляндия, Швеция, Чехия, Италия, Нидерланд туристлары йөри. 10 ел элек Хургадада, бүгенге көндә Марса Аләмдә һәдияләр кибете тоткан Романи Ибраһим белән сөйләшәбез.

– Монда Русия туристларының булганы юк, күбрәк алманнар, европалар ял итә. Русиянең Мисырга очкычларын туктатуыннан Марса Аләмдәге бизнесларга зыян булмаячак. Хургада һәм Шәрм әш-Шәех өчен Русия туристлары бик, бик мөһим. Зыян зур булачак.

– Русия туристларына Мисырда чыннан да куркыныч яный дип саныйсызмы?

– Юк, әлбәттә. Бу сәяси мәсьәлә. Һәр ил үз ватандашларын саклау өчен нәрсәдер эшләргә тиештер. Әмма Мисыр – имин ил. Карагыз, сезнең белән сөйләшеп торган арада да отельләргә яңа туристлар килде. Хургадага килүчеләр дә күп. Мин үзем Хургададан, анда өем бар. Шәһәрдә яшәгән халыкның яртысы диярлек – даими яшәүче чит ил кешеләре – алманнар, инглизләр, русияләр, чехлар. Кайбер илләр үз ватандашларына кисәтү ясады.

– Русия туристлары башкалардан аерыламы?

– Бик нык! Һәр милләтнең үзенчә ял итү гадәтләре бар. Урыслар Кызыл диңгезне, сафари, әмма шул ук вакытта алар алыш-биреш, төнге клублар, кич күңел ачарга, җирле халык белән танышырга ярата. Бу безнең өчен бик әйбәт. Европалылар монда су асты дөньясы өчен килә, балыкларны, коралларны рәсемгә төшерә, кыргый табигать, яңа урыннар ярата. Шуңа күрә аларга шау-шулы Хургадага караганда, тыныч Марса Аләм кызыграк.

Русиядән Мисырга очышлар 6 ноябрь туктатылды. Мисырга ял итәргә килүчеләрнең 30-50 проценты Русия ватандашлары. Белгечләр фикеренчә, Русиядән очышлар туктатылу сәбәпле илнең кереме 3,5%ка кимергә мөмкин. Кызыл диңгез буйларын Европа һәм Британия туристлары да ярата. АКШ һәм Британия үзенең Мисырда ял иткән ватандашларына террор куркынычы турында кисәтү ясады, әмма аларны күпләп кайтармады.

Русиядә эшләүче күпсанлы туристик ширкәтләргә дә зыян зур булачак. Уфадагы сәяхәт ширкәте җитәкчесе Әлфинур Гыйззәтуллина, Мисырдагы кибет хуҗасы кебек үк бу проблеманың тиздән хәл ителәчәгенә ышана.

"Начар яклары күп инде, мондый "селкетеп алулар" ел саен диярлек була. Шулай да күп еллар эшләгән туристик агентлыклар ябылмас, дип уйлыйм. Инде яңа гына аякка басып килүчеләр өчен авыррак булачак. Шушы вакытта күп турист Мисырга китә бит инде. Мисырның ябылуы һәрбер агентлык өчен акча ягыннан югалту булачак. Көтәбез инде, бу кризис озакка сузылыр дип уйламыйм", диде Уфадагы сәяхәт ширкәте җитәкчесе.

Әлфинур Гыйззәтуллина һәм Русиянең туризм өлкәсендә эшләгән меңләгән кешенең бу хыялын Русия премьер-министры Дмитрий Медведев чәлпәрәмә китерде. Дүшәмбе көнне вице-премьерларны җыеп, "ватандашларыбызның яңадан Мисырга ялга йөри башлавына кадәр күп вакыт үтәргә мөмкин", диде. Болар барысы да "очкыч һәлакәте сәбәпләрен тикшергән арада ял итүчеләрнең иминлеге өчен эшләнә", диде премьер. Медведев сөйләгәндә Мисырда Русиядән ял итүчеләр саны 80 меңләп иде, бу көннәрдә 25 меңләп кеше кайтарылган.

Кризис аркасында болай да акчасы кимегән халык Дубай, Мальдив утраулары, Доминикана ише кыйммәтле курортларга йөри алмый. Җәй көне чит илгә барырга мөмкинлеге булган кешеләрнең күбесе Төркиягә, кышын исә Мисырга юл тота. Хәзер исә Мисырга юл ябык, ә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Таиландка юлламаларның бәясе бермә-бер зуррак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG