Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов куәт оешмаларына террор коткысын туктатырга кушты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты сүзчесе Андрей Кузьмин сүзләренчә, террор гамәлләре әзерләнеп ята, дип халыкны куркыту – провокация.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов куәт оешмаларына халыкка террор гамәлләре булачагы турында ялган мәгълүмат таратуны туктатуны йөкләде.

Татарстан президенты сүзчесе Андрей Кузьмин сүзләренчә, террор гамәлләре әзерләнеп ята, дип халыкны куркыту – бу провокация.

"Кемдер җәмгыятьтә киеренкелек һәм паника тудырырга омтыла. Эчке эшләр органнары социаль челтәрләрдә бу мәгълүматның каян килүен һәм аны таратучыларны тикшерә башлады. Алга таба бу гамәл кануни яктан бәяләнәчәк", ди Кузьмин.

Кузьмин республикада террорга каршы операция бара дигән мәгълүматны да дөреслеккә туры килми, дип белдерде һәм халыкны бу провокациягә бирелмәскә чакырды.

XS
SM
MD
LG