Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь мөселман дизайнеры Путин сурәтле киемнәре белән шаккатырмакчы


Зөһрә Абушаева иҗат иткән бу күлмәк сатудан алынды
Зөһрә Абушаева иҗат иткән бу күлмәк сатудан алынды

Кием дизайнеры Зөһрә Абушаева Мәскәүдә Путин рәсеме төшкән яңа күлмәген тәкъдим итте. Патриотизм рухындагы күргәзмәне Русия мөселманнарының диния идарәсе оештырды. Абушаеваның кибете Казанда да бар.

Дистә еллап Мәскәүдә мөселман киемнәре иҗат иткән, моңарчы бик таныш булмаган дизайнер Зөһрә Абушаева узган атнада “Кризислар һәм үзгәрешләр чорында дин, этнос һәм милләт” дип аталган фәнни-гамәли җыен барышында үзенең яңа коллекциясен тәкъдим итте.

"Дәрәҗәле кунаклар көтелә иде, Русия, БДБ, чит илләрдән. Максатыбыз - хиҗаб кигән мөслимәләрнең мегаполисларда яшәү рәвешен, безнең интеграцияне күрсәтү иде. Без инде чит ил кунакларыбызны шаккатырырга теләдек. Җәйдән бирле Русия авыр хәлдә калды, без коллекциябез белән үз карашыбызны белдерергә теләдек", диде Зөһрә Азатлыкка шау-шу чыгарган күлмәк турында.

Яңа коллекциядән
Яңа коллекциядән

Кызыл күлмәктә граффити стилендә Русия һәм Сүрия әләмнәре төсләре белән бергә президент Владимир Путин рәсеме төшерелгән. Тагын бер күлмәктә Кырым аннексиясе вакытында чыккан "урыс дөньясы" шигаре тора.

Зөһрә үзе мөслимәләргә бу күлмәкләрне киеп намаз укырга кушмый, шулай ук бу адымы белән Русиянең бөтен мөселман өммәте исеменнән ниндидер караш белдерү җаваплылыгын үз өстенә алмый, әмма аның кебек уйлаучылар – күпчелек, ди ул. Бу күпчелек яшь дизайнерны соңгы көннәрдә үзенә яуган тәнкыйть һәм мыскыл итүдән якламый нигәдер.

"Традицион исламда булучылар президентыбызны яклый, мин моңа бик ышанам, әмма алар әлегә дәшми. Өммәтебезнең бер өлеше мине тәнкыйтьләми икән – димәк алар минем яклы", диде Зөһрә.

Яңа күлмәк 5 ноябрь көнне күрсәтелеп видеосы дөньяга чыкканнан бирле Зөһрәгә янаулар һәм мыскыл итүләр генә булган. Чит ил кунаклары да шаккаткан булса кирәк, Зөһрәне яклап чыгучылар юк, бары тик Русия мөселманнарының диния идарәсе сәхифәсендә аның патриотик рухтагы яңа күлмәкләре турында кыска хәбәр бар.

Шулай да дизайнер Путин рәсеме белән берничә күлмәген сатып өлгергән. Зөһрә күлмәк рәсемен кибетнең интернеттагы сәхифәсеннән алган. Дагыстандагы Каспийски шәһәрендәге кибетендә ул күлмәкне сораучы булмаган. Казандагы кибеткә шалтыраткач, сатучылар “барлык сораулар Зөһрәнең үзенә” дип җавап бирде. Дизайнер исә Путин төшкән күлмәкне сорап Казаннан да, Уфадан да шалтыратучылар булды, ди.

"Нинди илдә яшәгәнебезне онытмыйк. Русиядә яшибез. Мин кызларга бу киемнәрне киеп урамга чыгарга димим, әмма бу яңа коллекциям белән мин Русиягә, президентыбыз Путинга үз мөнәсәбәтемне белдерәм. Әйтегез әле, тагын кайсы илдә җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тарту тыелган? Кайсы илдә билгеләнгән бер вакыттан соң хәмер эчү тыелган? Тагын кайсы илдә рәсми урыннарда, уку йортларда яулыктан йөрергә ярый? Күргәнегез бармы андый илне? Хәзер президент белән канәгать булмаганнар кул күтәрегез!" дип тәмамлый Зөһрә үзенең коллекциясен тәкъдим итү чыгышын.

Сөйләшкәндә дөньяның барлык алга киткән илләрендә җәмәгатьчелек урыннарында тәмәкенең дә, хәмернең дә тыелганын, уку йортлары һәм рәсми урыннарда яулыктан йөрү гадәти әйбер булганын искә төшергәч, Зөһрә Абушаева, "алайса нишләп шул илгә китмисез?!" дип сөйләшүне тәмамларга ашыкты.

Дизайнерның Казандагы кибетендә һәм интернеттагы сәхифәсендә татар күлмәкләре дә бар. Аларны Зөһрә Абушаева өчен махсус Татарстан дизайнерлары тегә.

XS
SM
MD
LG