Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мутко: Русия спортчыларын допинг сәбәпле Олимпия уеннарыннан читләштерергә мөмкиннәр


Русия спорт министры Виталий Мутко допинг җәнҗалы сәбәпле спортчыларны 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарыннан читләштерергә мөмкиннәр, дип белдерде.

Халыкара Олимпия комитеты допинг куллануда гаепләнүче Русиянең җиңел атлетика спортчыларын җаваплылыкка тартырга чакырды. Бу хакта Би-Би-Си хәбәр итә һәм Олимпия комитеты җиңел атлетика федерациясенең халыкара ассоциациясеннән "катгый чаралар" көтә, дип тә белдерә.

Русия спорт министры Виталий Мутко допинг җәнҗалы сәбәпле спортчыларны 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарыннан читләштерергә мөмкиннәр, дип белдерде. Аның фикеренчә, "берәүләргә көндәш булганнарны читләштерү, икенчеләргә Русия абруен түбән төшерү өчен" бу хәл килеп чыгарга да мөмкин.

Дөньякүләм допингларга каршы агентлык (WADA) Мәскәүдәге допингка каршы лабораториядә алдашулар өчен 9 ноябрьдә Русия спортчыларын халыкара ярышлардын читләштерергә тәкъдим итте. Агентлык белгечләре Русия спортчыларының наркотик матдәләр куллануын "дәүләт тарафыннан хупланган яман гадәт", дип атады. Агентлык допинг куллану атлетикадан кала башка спорт төрләрендә дә булырга мөмкин дигән фикердә.

Сишәмбе Мутко Мәскәүдәге допингка каршы лабораториянең директор вазифаларын башкаручы Григорий Родченковны эшеннән алды. Русиянең допингка каршы агентлыгы 17 ноябрьгә кадәр дөньякүләм агентлыкка ни өчен Мәскәү лабораториясендә спортчыларның допингка биргән тестлары юк ителүгә һәм шулай ук наркотик куллануга уңай тест булганда ришвәт алуда гаепләнүгә аңлатма бирергә тиеш.

XS
SM
MD
LG