Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Вьетнам, Тайландка юллама бәяләре 30%ка арткан


Тайландта ял итүче туристлар
Тайландта ял итүче туристлар

Мисырга очышларны туктату сәбәпле Татарстаннан Һиндстан, Вьетнам, Таиланд һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә юллама бәяләре өчтән бер тапкыр арткан.

Мисырга очышларны туктату сәбәпле Татарстаннан Һиндстан, Вьетнам, Таиланд һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә юллама бәяләренең өчтән бер тапкыр артуы турында Татарстан туристлык агентлыгы ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов белдерә.

"Узган ел белән чагыштырганда бу илләргә бәяләр 20-30%ка артты. Мисал өчен, Мисырга очышлар тукталганчы Вьетнамга тур 100 мең сум тора иде, хәзер отель бәясе 122 меңгә күтәрелгән", ди Мифтахов. Аның фикеренчә, бәяләрне туроператорлар да күтәргән.

Элек Татарстаннан ялга баручыларның 60%ы Мисырга юл алган булган. "Мисырга очышлар тукталса да башка илгә очкычлар саны артмады", ди Мифтахов. Аның фикеренчә, Яңа ел бәйрәмнәренә Сочидагы отельләр тулы булачак.

Халык арасында Русия чикләрен акрынлап яба дигән фикердә торучылар да бар. Иң элек полициядә эшләүчеләргә чит илгә чыгу тыелды. Аннары түрәләргә фәкать Русиядә теркәлгән һава юллары белән генә очарга боерылды. Хәзер менә Мисырга очышлар туктатылды. Кайчандыр илне бөтен дөньядан аерып торган "тимер пәрдә" янә әйләнеп кайта, ди алар.

XS
SM
MD
LG