Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Мисырда очкыч һәлакәтләре сәбәпле МАКка шикаять яный


Мисырда һәлакәткә дучар булган "Когалымавиа" очкычы кисәге
Мисырда һәлакәткә дучар булган "Когалымавиа" очкычы кисәге

Русия җәмәгать пулаты әгъзалары Мисырда һәм Казанда "Боинг" һәлакәте сәбәпле Дәүләтара авиация комитетын тикшерүләр үткәргәндә белеме җитмәүдә гаепләде.

Русия җәмәгать пулаты әгъзалары Мисырда А321 һәм Казанда "Боинг" һәлакәте сәбәпле Дәүләтара авиация комитетын (МАК) белеме җитмәүдә гаепләп казаларны тикшерүдән читләштерергә тәкъдим итә. Сертификацияләү һәм авиа һәлакәтләрне тикшерү хокукларын Росавиация, Ространснадзор һәм Русия транспорт министрлыгы арасында бүлешергә тәкъдим ителә.

Җәмәгать пулаты әлеге тәкъдимнәр белән Русия президенты Владимир Путинга һәм вице-премьер Аркадий Дворковичка чыгарга җыена, дип яза “Коммерсант Казан”.

Росавиация башлыгы урынбасары Олег Сторчевой очкычларны теркәүне һәм аларга сертификатлар бирүне үз өсләренә алырга әзер булуларын белдергән.

Сторчевой 2013 елның 17 ноябрендә Казанда "Татарстан" һава ширкәтенең очкычы һәлакәтенә карата да МАКны тәнкыйтьләде.

"Казандагы һәлакәттән соң ике ел вакыт узды, әмма МАКның бездә бүгенгә кадәр төгәлләнгән хисабы юк, беренче хисапны гына җибәрделәр, ә башкаларда ул тулысынча бар", ди Сторчевой.

2013 елның 17 ноябрендә Казан һава аланында очкыч һәлакәткә юлыгып 50 кеше һәлак булды.

2015 елның 31 октябрендә Мисырның Шәрм әш-Шәйх курортыннан Петербурга кайтучы Airbus A321 һәлакәткә юлыкты, барлыгы 224 кеше һәлак булды.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG