Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

Казан федераль университеты Мәскәү галимнәре белән бергәләп татарның генетик кодын 2 миллион долларга тикшермәкче. Бу гамәлне Миңтимер Шәймиев та хуплаган.

Татарның килеп чыгышына кагылышлы хезмәтләр аз булмаса да, татар агаен стенага терәп сорасаң, үзенең каян килеп чыкканын тәгаен генә әйтә алмый. Әйтә алырлык та түгел – илдәге сәяси вазгыятьтән чыгып, татарның ата-анасын татар үзе түгел, башкалар ачыклады. Монгол-татарлар белән ияреп килгән килмешәк, болгар халкының варисы. Дөрес, хәзерге вакытта кызыксынган кешегә үзенең тарихын ачыклау өчен хезмәтләр җитәрлектер анысы, әмма ул хезмәтләр – тарихи хезмәтләр.

Генетик кодны ачыклау аша татарның килеп чыгышын өйрәнүләр 2013 елда ук башланды. Беренче хезмәтләр былтыр ук интернет челтәрендә пәйда булды. Әмма бу хезмәтләр фәнни яссылыкта калды. Күптән түгел бу өйрәнүләр хакында “Бизнес Онлайн” интернет газетасы язгач, бәхәсләр куерып китте. Интернет газета хәбәр итүенчә, бу өйрәнүләр Казан федераль университетына 2 миллион долларга төшәчәк, тикшеренүләрдә Мәскәү галимнәре дә катнаша. Иң мөһиме - бу проект элекке президент Миңтимер Шәймиев тарафыннан теләктәшлек алган икән.

Бәхәстә катнашучылар арасында бик күбе бу өйрәнүләргә кискен каршы чыга. Берәүләре бу өйрәнүләрне ялган дип атый. Нишлисең, сәвит заманында генетика ялган фән дип атала иде, шул чорга кире әйләнеп кайтып барабыз, димәк, сәвит заманынча уйлаучылар да күп. Карагруһлар бу өйрәнүләрне расизм дип тә күрсәтергә тырыша. 2000 елда рус галимнәренең рус генофондын өйрәнүләрен берсе дә расизм итеп кабул итмәде, татарга чират килеп җиткәч кенә ярамый икән. Алар өчен ярамый, билгеле, болай бит татарны теләсә ничек суккалап йөртеп, татарны “Рус дөньясының бер өлеше” дип атап була. Фәнни тикшеренүләр үзгә нәтиҗәләр күрсәтсә, без башка дөньяныкы булып чыксак, алай сөйләнергә нигез калмый бит.

Бу тикшеренүләр милләтара ызгышларга китереп чыгарырга мөмкин диючеләр дә бар. Элекке заманнарда халыкларның тышкы кыяфәтен антропология фәне өйрәнә иде. Татарларга кагылышлы беренче антропологик хезмәтләр XIX гасырның азагында эшләнә. XX гасыр башында да, 30нчы елларда да антропологик өйрәнүләр үткәрелә. Барысы да фәнни рамкаларда кала. Дөнья шулкадәр әкәмәт – фән алга киткән саен халык аңгырая бара кебек. XIX гасырдагы антропологик хезмәтләр бернинди дә милли ызгышларга китерми, шул заманнардагы фәнни хезмәтләрне күтәреп, татарда фәлән раса эзләре бар, русныкында бу дип сугышып йөргән кеше юк. Бүгенге заман казанышларын кулланып ниндидер эзләнүләр үткәрергә тырышу факты үзе үк талаш чыгара. Менә акыллы диген инде син XXI гасыр кешесен.

Халыкның кайдан килеп чыкканын фәнни яктан исбатлауның нинди зыяны булсын? Кирәк андый өйрәнү. Бу күңелдә туган беренче фикер. Әмма. Тик. Ләкин.

Менә шул “ләкин”нәре генә бар. “Татар кодын” ачыклау халык санын алу кебек бер сәяси вакыйгага әйләнмәгәе. Ягъни – нәтиҗәләр алдан билгеле булып, фәнни күрсәткечләрне шуларга яраклы итеп кудырмаслар дигән бернинди ышаныч юк. Болгар чорының данын күтәрергә кирәкме? Тотарлар да нәтиҗә чыгарып куярлар - татарның барлык этник төркемнәре дә болгардан чыккан. Бетте-китте. Нәтиҗәләре игълан ителгәч, татарның килеп чыгышын инде шушы фәнни тикшеренүләргә нигезләнеп дәлилли башлаячаклар. Ә моңа каршы ни дип әйтә аласың, гади тарихчының бит мондый тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлеге юк. Фәнни хезмәт дигән әйбер тауарга әйләнгәндә, фәнни хезмәткәр дигән кеше хокуксыз һәм акчасыз булган заманда нәрсәгә ышаныч бар? Нәтиҗәләрнең дөреслеген тикшереп карап булырмы? Бүгенге Казан федераль университетын җитәкләгән Гафуровның “зуб даю” дигәне белән канәгатьләнергә генә каламы аннары? Аның “29нчы комплекс” бандасы белән бәйле биографиясен тикшерүчеләр өйрәнмәкче иде, бернигә ирешә алмадылар. Бу кодны кем ничек тикшергән дә, галимнәрнең нәтиҗәләренә кемдер кысылмаячагына ирешеп буламы?

Башкорт кодын өйрәнү шушындый ук болганчык нәтиҗәләр белән бара. Кайбер башкорт галимнәре шушы хезмәтләргә нигезләнеп, Башкортстанда татарлар юк, алар телләрен югалткан башкортлар дип ышандырырга тырыша. Элек тарихи “фотолар” белән генә исбатласалар, хәзер “генетик тикшеренүләргә” нигезләнеп исбатлаучылары пәйда булды.

Ничә еллар буе барган болганчык заманда халык төшенчәләрнең мәгънәләрен башкача аңларга өйрәнде. Барлык нәрсә профанация. Демократия ул дәүләт байлыгын урлау дип аңлый халык. Депутатларлык мандаты – индульгенция. Либераллар – илне таркатучы чит ил агентлары. Суверенитет – “Форбс” исемлегендәге фамилияләр. Сайлауның нәтиҗәләре алдан билгеле, акчаң булмаса, мәхкәмәдә җиңә алмыйсың. Һәм шушындый тоталь ышанычсызлык хөкем сөргән заманда хакимиятнең дөрес әйткән сүзенә дә ышаныч юк, дөрес сүз әйтәчәгенә, гомумән, өмет тә юк. Татарның “генетик коды” Казан кирмәненнән табылган чех тәңкәсе язмышын кабатламагае. Тәңкә бар – меңъеллык та бар. Мең елмы Казанга, ике меңме, сигез йөзме – инде беркем дә киресен әйтми, әйтә дә алмый - галимнәр тапкан тәңкә музейда ялтырап ята. Татарның “генетик коды” бар, өйрәнелде, менә нәтиҗәләре, татарның бер өлеше – “Форбс” журналындагы исемлектән, калган өлеше болгарлардан, яки маймыллардан килеп чыккан, татарның бүтән халыклар белән туганлыгы юк, диярләр. Ышанмасагыз, менә галимнәр язганны укып карагыз. Казанның меңъеллыгына баштарак көлеп карасалар да, соңыннан башкалабызга тәгаен 1005 елда нигез салынганы факт кебек кабул ителә башлады. Генетик код нәтиҗәләре игълан ителгәч, татарның "Форбс" исемлеге белән маймыллардан килеп чыгуы сеңдерелеп, бераз вакыттан тарихыбызга кагылышлы китаплардан баш тартып, кайбер сәясәтчеләрнең пычрак юлларына кереп китүебез дә бик ихтимал. Татар тарихында үзенә бөек урын табарга тырышып, як-якка бөтенесен селтәп атып юл ярган сәясәтчеләр барында тикшерми торсыннар иде ул кодларны.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG