Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:03

Ногманов президент атамасы турында: "Әлегә мөрәҗәгать әзерләнми"


Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов

Татарстан Дәүләт шурасы президент атамасын саклау өчен Русия думасына әлегә мөрәҗәгать әзерләми.

Рөстәм Миңнехановның президент атамасына карата моңа кадәр беркайчан да өздереп әйткәне юк иде. 9 ноябрь көнне Мәскәүдә Татарстан вәкиллеге үткәргән медиаклубта Миңнеханов мөддәте төгәлләнгәнче, ягъни киләсе президент сайлауга кадәр бу атаманың калачагын белдерде һәм аның бу сүзләрен алкышларга күмделәр.

Татарстан дәүләт шурасы депутатлары да республика җитәкчесенең бу белдерүенә сөенгән. Аларның берсе – парламентта канунилык һәм тәртип комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов.

Ул 2016 елдан республикада президент атамасын нинди кануни юллар белән саклап калып булачагы турында өздереп әйтә алмый. "Владимир Владимирович та (Путин - ред.) безгә тагын бер тапкыр теләктәшлек белдерер, дип тә уйлап торам", ди Ногманов.

2014 елның август аенда "Селигерда" Казаннан аспирант Тимур Вишневский Путинга президентлык атамасы хакында сорау биргәч, Русия президенты бу мәcьәләне төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш дигән сүзләр әйткән иде.

Рафил әфәнде сүзләренчә, президент атамасын саклау өчен Татарстан дәүләт шурасында әлегә эшләр бармый, бу хакта сүз күтәрүчеләр дә юк. "Ничек булыр икән дип уйлап йөрүчеләр күптер инде ул, әлегә бернинди дә рәсми кәгазьләр әзерләнмәде", ди Ногманов.

"Хәзер яңадан (Мәскәү белән - ред.) мәхкәмәләшүләргә кереп китәсе, Русиянең конституция мәхкәмәләренә дә йөрисе килми. Бу мәсьәләнең ничек хәл ителәчәген әлегә әйтә алмыйм", ди Рафил әфәнде.

Ул 2016 елда думага яңа депутатлар сайланыр һәм алар хәзерге депутатлар белән чагыштырганда төбәк җитәкчеләренең атамасына карата башкачарак фикердә булыр дип тә өметләнә. "Бәлки акыллырак депутатлар килер. Алар бәлки яңадан президент атамасын кире кайтару турында сүз күтәрер, бәлки бу мәсьәлә бөтенләй күтәрелмәс тә", ди Ногманов.

Аның фикеренчә, 13 сентябрьдә узган сайлауда "президент" өчен тавыш бирү бу атаманың абруен тагын да ныгыткан.

"Татарстан халкына – татарларга да, урысларга да, чуашларга да һәм башкаларга да "безнең президентыбыз" дигән гыйбарә ошый. Татарстан халкы начар яшәми һәм моңа президент дигән атаманың да өлеше бар дип уйлыйм. Президент атамасы безнең Татарстанның да, хөкүмәтнең дә дәрәҗәсен күтәрә. Бу президент атамасы белән кемдер уйный гына. Илдә бер генә президент булырга тиеш дигәннән, алай булгач, төрле ширкәтләрнең дә президентлары булырга тиеш түгел.

Русия конституциясе һәм безнең Татарстан конститутциясе нигезендә дә төбәкләрнең үз җитәкчеләрен ничек атауны үзләре хәл итү турында язылган. Безнең конституциядә дә "президент" дип язылган", ди Ногманов.

Төбәкләр башларына ат типкән кебек президент атамасын башлыкка алыштырып куйды

Шулай да ул Русия кануннарының Татарстанныкы белән чагыштырганда өстенлектә икәнен дә әйтә. Татарстанның суверенлык декларациясен, суверенлык референдумын, республиканың конституциясен күз алдында тотып: "Безнең бөтен документлар бар, әмма без бит Русия илендә, Русия хөкүмәтендә яшибез. Ничек кенә әйтсәң дә, Русиянең кануннары татарныкына караганда биектәрәк була инде ул. Без моны үзебез дә беләбез", диде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та сайлау алды кампаниясе башлангач, 2015 елның 20 маенда журналистлар сорауларына җавап биргәндә, президент атамасына карата федераль кануннар үтәлергә тиеш, дигән иде.

"Русия думасы кабул иткән федераль канун бар. Без хокукый дәүләттә яшибез. Күңелемә хуш килеп үк бетмәгән күп әйберләр бар. Мин аларга башкача карар идем. Мин дә үземә буйсынганнардан тәртип таләп итәм бит. Бу мәсьәлә (президент атамасы - ред.) бар, әмма бүгенге вазгыять Татарстан президентына бу вакыт аралыгында (2016 елга кадәр - ред.) президент булырга мөмкинлек бирә", диде Миңнеханов.

Рафил әфәнде Русиядә президент атамасын бетерә башлагач, төбәкләр "башларына ат типкән кебек" бу эшкә тотындылар, дип президентны башлыкка алыштырып куючыларны сүгеп тә алды. "Башлык – башлык инде ул, ә президент – ул президент", ди Ногманов.

Рамзан Кадыйров Чечняда президентлыкны 2010 елның августында бетерде. Аннан соң шуны ук барлык Төньяк Кавказ һәм калган республикалар эшләде. Бүгенге көндә президент атамасы Татарстанда гына сакланды.

2010 елда кабул ителгән федераль канун нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына җирле парламентлар барысы да бер исем белән аталырга, җитәкчеләре "башлыкларга" әйләнергә тиеш иде. Русия думасы Татарстан өчен бу вакытны бер елга кичектерде.

Дума депутаты, үз вакытында Татарстан конституциясе авторларының берсе булган Василий Лихачев, Миңнехановның медиаклубтагы белдерүеннән соң федераль канунны үтәү кирәклеген белдерде, әмма җәмгыять фикеренә дә колак салмыйча булмый, диде.

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 26 октябрьдә "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте утырышында Татарстанда президент атамасын саклап калу өчен мөрәҗәгатьләр, мәхкәмәләр юлы белән көрәш башларга җыенуларын хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, Татарстан депутатлары президент атамасын бетерергә кушкан әлеге федераль канун гомум федераль кануннар системасын узып кабул ителгән һәм Русия конституциясенең кайбер маддәләренә дә каршы килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG