Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

Пермьдә халык белән эшләүче оешма "чит ил агентлары" исемлегенә кертелде


Пермь крае мәхкәмәсе халыкка киңәш һәм ярдәм күрсәтүче "ГРАНИ" оешмасын "чит ил агентлары" исемлегенә кертергә кушты.

Пермь шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсенең моңа кадәр чыгарган карары гамәлдә калдырылды, "ГРАНИ" исемле хөкүмәттән бәйсез оешма "чит ил агентлары" исемлегенә кертелде. Адвокатлар оешмада чираттан тыш уздырылган тикшерүне край мәхкәмәсенә шикаять иткән иде.

2015 елның 13 февраленнән бирле оешма район мәхкәмәсе карары белән "чит ил агенты" дип атала. Юристлар моның кануни булмаганын дәлилләргә тырышты, әмма оттырды.

2007 елда оешкан "ГРАНИ" Пермь ватандашлар пулаты, Эшкуарлыкны үстерү җәмгыяте, Пермь һәм Мәскәүдән ватандашлар белән эшләүче белгечләр ярдәмендә эшли. Оешма халыкның бизнес һәм башка төрле иҗтимагый эшләрендә, шул санда хакимиятләр белән мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә киңәш бирүче, ярдәм күрсәтүче үзәк.

Бүгенге көндә Русиядә хөкүмәттән бәйсез оешмаларның 90нан артыгы "чит ил агентлары" исемлегендә тора. Баш фатиры Казанда булган "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы да узган елны "чит ил агентлары" исемлегенә кертелгән иде. Бу канунны гамәлдән чыгаруны сорап Русия президенты Владимир Путинга Мәскәү Һелсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева да мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG