Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада Русиядән Төркия, Туниска турларны тыярга тәкъдим итәләр


Төркиянең Анталия шәһәре
Төркиянең Анталия шәһәре

Русия думасында КПРФ вәкилләре Төркия һәм Туниска турларны тыю тәкъдиме белән Путинга мөрәҗәгать юллады

КПРФ депутатларының Төркия һәм Туниска турларны тыю тәкъдиме Русия федерация шурасында да яклау тапты. Шураның халыкара эшләр комитеты әгъзасы Игорь Морозов: "Төркия һәм Тунис халык күп йөри торган илләр булып кала, әмма бүген Төркия һәм Туниста иминлекне, йомшак итеп әйткәндә, яхшырак булсын иде дип телисе килә", диде. Ул бу илләрдә террор гамәлләренең ешаюын һәм күп очракта Европа туристларының зыян күрүен дә өстәде.

Бу белдерүгә кадәр Русия думасында КПРФ вәкилләре Валерий Рашкин һәм Сергей Обухов Төркия һәм Туниска турларны вакытлыча тыю тәкъдиме белән Владимир Путинга мөрәҗәгать юллавы билгеле булды. Бу хакта "Известия" язып чыкты.

Депутатлар фикеренчә, "Ислам дәүләте"нең террор төркемнәре эшчәнлеге сәбәпле Төркия һәм Туниска очышлар куркыныч булып тора. Алар "Ислам дәүләте"нең бу илләргә дә йогынтысы бар, дип белдерә.

31 октябрьдә Шәрм әш-Шәйхтән Петербурга юл алган очкыч һәлакәтеннән соң Русия җитәкчелеге Мисырга турларны туктататты.

Халык арасында Русия чикләрен акрынлап яба дигән фикердә торучылар да бар. Иң элек полициядә эшләүчеләргә чит илгә чыгу тыелды. Аннары түрәләргә фәкать Русиядә теркәлгән һава юллары белән генә очарга боерылды. Хәзер менә Мисырга очышлар туктатылды. Кайчандыр илне бөтен дөньядан аерып торган "тимер пәрдә" янә әйләнеп кайта, ди алар.

XS
SM
MD
LG