Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минюст "Мемориал"ны тикшерү хисабын прокуратурага җибәрде


Русия юстиция министрлыгы хисабын президент каршындагы Кеше хокуклары шурасында да тикшерәчәкләр.

Русия юстиция министрлыгы "Мемориал" язмаларын тикшерү хисабын баш прокуратурага җибәрде. Бу хисапта "Мемориал" һәм аның әгъзалары илнең сәяси режимын алыштыруга, хәзерге хакимиятәрне бәреп төшерүгә чакырып Русиянең Конституцион нигезләрен боза, дип гаепләнде.

"Мемориал"ны гаепләүне Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасында да тикшерәчәкләр. "Бу тема зур әһәмияткә ия, аңа бик җитди карау кирәк", ди шура башлыгы Михаил Федотов. Федотов сүзләренчә, Русия кануннарында "Конституцион нигезләрне бозу" дигән норма юк һәм шуңа күрә барсын да тикшерү кирәк.

Минюст тикшерүеннән соң "Мемориал" шурасы рәисе Александр Черкасов: "Минюст хакимиятне тәнкыйтьләүне аны алып ташлауга тиңли", дип бәяләгән иде. "Хакимият вәкилләре, шул исәптән иң югарыда утыра торганнар да кеше хокукларын һәм халыкара хокук нигезләрен боза икән, без дәшми кала алмыйбыз", ди ул.

XS
SM
MD
LG