Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:19

Дөньяның 35 иленнән 400-дән артык көрәшче Казанга җыела, дип хәбәр итә оештыручылар. Татарча көрәш һәм билбау көрәше чемпионатлары уза.

Казанда 20-22 ноябрьдә татарча көрәш һәм билбау көрәше дөнья чемпионаты үтәчәк. Дөньяның 35 иленнән 400-дән артык көрәшче Казанга җыела, дип хәбәр итә оештыручылар.

"Ак Барс" сараенда узачак чарага Латвия, Литва, Романия, Молдова, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан спортчылары килергә теләк белдергән. Бу атна ахырына кадәр Европадан һәм Көнчыгыш илләрдән кемнәрнең киләчәге билгеле булачак.

Спортчылар 20 ноябрьдә татарча көрәшәчәк. Ярышларда 19 яшьтән башлап катнашып була. Алты авырлык үлчәмендә бил алышачаклар.

21 ноябрьдә билбау белән ирекле рәвештә, 22 ноябрьдә классик рәвештә көрәшәчәкләр. Ярышларда хатын-кызлар да катнашачак, дип хәбәр ителә.

Татарча көрәш Татарстанда иң киң таралган спорт төре. 30 меңнән артык спортчы көрәшне үз иткән, ди оештыручылар. Төмән өлкәсендә исә татарча көрәшне үстерергә шартлар юк, ди активистлар. Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров сүзләренчә, үз теләге белән тренерлар гына көрәш серләренә өйрәтә.

XS
SM
MD
LG